#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормыш юлың безгә үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

36-520 нче августта әбием Сәлиха Хикмәт кызы Таштемирова 90 яшен каршылады. Өлкән яшькә чыккан, зур тормыш тәҗрибәсе булган хөрмәтле, сөекле әбиебезнең гомер юлы җиңел булмый. Ул Ахманай авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Хикмәт Йосыф улы Юсупов колхоз рәисе булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул авыл ирләре белән сугышка китә. Авылда хатыны биш бала белән кала: Сәмига, Сәлиха, Хисмәтулла, Әхмәдулла, Айнатулла (Гыйният). Сугыш чорында халкыбыз кичергән газапларны, михнәтләрне, ачлык, җитешсезлекне минем әбиемнең гаиләсенә дә күрергә туры килә. Илебез халкына зур сынаулар алып килгән сугышның бетүен түземсезлек белән авыл халкы да көтә.

Колхозда бөтен авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә төшә. “Сугыш тәмамланган”, - дигән хәбәр килә. Ниһаять, Бөек Җиңү аларның гаиләсе өчен тагын да зур шатлык китерә: әбиемнең әтисе сугыштан исән кайта. Ул елларны Сәлиха әбием бертуганы Сәмига апаебыз белән урманда агач кисү эшләрендә хезмәт юлларын башлыйлар. Сәлиха әбием сугыш беткәч, 20 яшендә Вәлиәхмәт Таштемировка тормышка чыга. Яшь гаилә Яркәү районы, Уба авылында яши. Колхаз кырларында эшләп, биш бала табып, аларга тәрбия биреп гомер кичерәләр. Ул елларны авылда хезмәт хакы алып эшләгәннәрен әбием хәтерләми. 1962 нче елны Сәлиха әбиемнең гаиләсе Тубыл районы, Яңа Носка авылына күченеп киләләр. Монда урманчылыкка эшкә урнашалар. Бабаебыз еш авырый, күпчелек авыр эшне әбиемә эшләргә туры килә. 1965 нче елны аларның тагын бер кызлары туа. Алты баланы ашату, өс-башларын киендерү, мәктәптә укыту җиңел булмый. 1968 нче елны алар Яркәү районы, Уба авылына кире кайтырга уйлыйлар. Монда үз йортларын булдырып, терлек асрап, зур бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш утыртып балаларын аякка бастыралар. Өлкәннәре дә ярдәмгә килә, эшли башлыйлар. Тормышлары җайга салынган, шатлыклы елларны көтелмәгән кайгы-хәсрәт Таштемировлар гаиләсен зур борчуга сала. 1984 нче елны бабаебыз мәрхүм була. Сәлиха әбием бала кайгысын да күрә. Вафат булган улларын соңгы юлга озатуны авыр кабул итә. Көчле рухлы, түземле, сынауларга бирешмәгән әбиебез бүген кече кызында Төмән шәһәрендә яши. Яраткан, кадерле әниләрен-әбиләрен зур юбилее белән кызлары Сабира, Вәлидә, Фәридә, 16 оныгы, 32 оныкчыгы, 3 оныгының балалары шатландырып гомер бәйрәме белән котладылар, җылы теләкләр юлладылар. Сәлиха әбиебезнең тормыш юлы безнең өчен үрнәк. Бу буын кешеләре эштән курыкмаганнар, түземле, сабыр, тырыш булганнар.

Лилия ӘЛҖӨХӘММӘТОВА, Тубыл шәһәре.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836