Материалы

Тубылда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

44-5Бу чара район хакимияте җитәкчелегендә ел саен шәһәрнең “Северный” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үткәрелә. Көзге уңыш ярминкәсендә быел катнашучыларның саны тагы да күбрәк булды. Бирегә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, зур булмаган хуҗалыкларында хезмәт итүчеләр дә үзләре җитештергән продукцияләрен алып килгәннәр. Тырыш, уңган эшмәкәрләр ит, сөт, каймак, йорт куяннары, каз, үрдәк түшкәләрен тәкъдим иттеләр. Кибетләрдә сатылган ризыкларның бәяләре белән чагыштырганда монда бәяләр дә түбән һәм сайлап алырга мөмкинлек булды.

Хуҗаларның кайберләре өлкән яшьтәге сатып алучыларга ташламалар да эшләделәр. Тубыллылар ат, сыер, бозау итен 250-350 сумга сатып алдылар.

Тубыл, Ялутор, Аромаш районнарыннан килүчеләрнең ризыклары төрле, сыйфаты да яхшы дип мактады шәһәр халкы. Маслау авылыннан фермер Моратбакиевлар гаиләсе - ярминкәләрнең даими катнашучысы. Уңган, тырыш якташыбыз Сәлихә: ”Монда уңай шартлар тудырылган мәйдан. Оештыручылар халыкны чакыралар, рекламалыйлар. Шуңа да сатып алучылар да безне көтеп ала. Район мәдәният бүлеге артистлары күңелле, дәртле җырлар башкарып халкыбызны ярминкә узган мәйданга чакырып торалар. Кешеләрнең кәефләре күтәрелә. Ярминкә үз продукцияләрен сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә файдалы бер чара. Гомумән, сатып алучылар да, сатучылар да канәгать” - диде. Быелгы көзге ярминкә иткә бай булганын күрдек. Тагын да пилмән эзләүчеләр, бал белән кызыксынучылар да очраган. Аромаш районыннан килгән Владимир Скрипкин күпчелек тубыллыларга таныш. Аның балын монда да яраталар.

Күркәм традициягә кергән, гөрләп үткән ярминкәдән сатып алучылар тынгысыз авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума