Яркәү районының Ваңгы авылында Төмәннән килгән үзешчәннәр концертын бик яратканнар. Бу турыда редакциягә авылда мәдәният эшләрен оештыручы Фирдәүс Мөхәммәдчина хәбәр итә.
– 14 декабрьдә районыбызның Сәет авылында төзеләчәк мәчеткә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концерты авылдашларга бик ошады. Алар туган телебездә җырлар тыңлап, милли уен коралларыбыз – курай, кубыз, гармун һәм башкаларның тавышына сокланып рәхәтләнеп ял иттеләр.
Мәүлидә Хәйруллина, Гөлсифа Нигъмәтуллина, Нәфисә апа һәм Нәҗип абый Тузмөхәммәтовларга, мәчет төзелешенә садака бирүчеләргә, концертка килүчеләргә чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз, - дип язган ул.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.