Материалы

Тугыз авылында яңа мәчет

последние и лучшие новости искусства в мире

Бездә зур шатлык - Тугыз авылында кызыл кирпечтән яңа мәчет төзелде. Көмештәй нурлы ае, биек манарасы ерактан күренеп тора. Тугыз авылы астаналы, изге авыл. Тормыш алга бара, тугызлылар эшчән, хөр, тату, бердәм яшиләр. Күптән түгел юл төзелде, балалар ике катлы матур мәктәптә белем алалар, яңа өйләр төзелә. Халык күп мал асрый, яшелчә, бәрәңге утырта, балык тота, җиләк-җимеш җыеп, артыгын сатып, бернинди дә авырлыкларга бирешми яши. Соңгы елларда авылны 4 мәртәбә су алса да, чит авылларга күчеп китүчеләр булмады. Бу ташкын безнең өчен зур сынау булды, нәкъ менә 2016 нчы елның афәтеннән соң яңа мәчет төзергә карар кылынды.

Агачтан ясалган иске мәчетебез Агыт елгасы буенда урнашкан. Олы ташкында тәрәзәләре су астында утырган мәчетне күреп йөрәк тетри иде. Яңа мәчетне төзүдә Төмәннең дин әһелләре, өлкә, район хакимияте җитәкчеләре булыштылар, авыл халкы, читтә яшәгән якташлар матди ярдәм күрсәттеләр. Бу эшне башкаручы, шушы изге гамәлгә иң зур өлеш керткән муллабыз Фәттах Мөхәмәтҗан улы Фәттаковка, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәтулла Әюп улы Садыйковка, үзенең бакча башында мәчет төзергә урын биргән Уразабикә апа Шабановага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Авылыбызда азан тавышы яңгыраса, мәчеттә Коръән аятьләре укылса, ислам динен хөрмәтләүчеләр, намазга басучылар күбәер, кечкенәдән үк балаларыбыз дини тәрбия алып үсәрләр, тәртип бозучыларга юл бикләнер.

Дин кардәшләребез, дус-ишләребез, ярдәмчеләребез, читтә яшәгән авылдашларыбызны 22 июньгә мәчет ачылу тантанасына чакырабыз. Безнең шатлыкны уртаклашырга, яңа мәчетебезне күрергә килерсез дип өметләнәбез. Барлык мөселманнарга Ходай саулык–сәламәтлек бирсен, бәхетле, шатлыклы озын гомер, тигез һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.

Тугызлылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума