Материалы

Тынгысыз җанлы ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

2-52017нче елның соңгы көннәрендә Ялутор районы, Бумаер авылында яшәүче Зоха апа Исхакова үзенең чиста, җыйнак йортында колач җәеп, ачык йөз, тәмле сүз һәм бай табыннар әзерләп кунаклар каршылады. Чөнки ул үзенең 90 яшьлек юбилеена туганнарын, авылдашларын чакырган иде. Туган көне белән котларга дип район, авыл хакимиятеннән дә вәкилләр килеп зур бүләкләр тапшырдылар. Ике улы, киленнәре, оныгы олы ихтирамнарын белдереп, җылы теләкләрен җиткерделәр. Кызы Мөнирә әнисенә багышлап шигырь язган, йөрәк җылысы, рәхмәт сүзләре белән сугарылган иҗат җимешен укыганда якыннарының күзләрендә бәхет яшьләре күренде. Котлау сүзләренә кушылып Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары ихлас күңелдән матур җырлар башкардылар.

Зоха апа катлаулы тормыш юлын үткән. Ул үзе Башкортостан җирендә туып-үскән. Әтисе сугыш кырында хәбәрсез югалганда ул әле яшүсмер кыз була. Гаиләдә иң зурлары булгач, нарасыйларны аякка-бастырыр өчен әнисенә булышырга кирәк була. 1948нче елда ул Свердловск шәһәренә китеп, штукатурчы- буяучы булып эшкә урнаша. Шул елларда Бумаер авылы егете Нуриәхмәт Исхаков, армия хезмәтеннән кайткач, эш эзләп бу якларга килгән була. Биредә алар очрашып, бер-беренә гашыйк булалар, бераздан гаилә дә корып җибәрәләр. Беренче уллары Фирдәвес дөньяга килгәч, алар Бумаер авылына кайтып яшәргә булалар. Шул көннәрне искә алып Зоха апа: “Туган йорт бик кечкенә иде, шуңа карамастан, 12 кеше сыеп, бик тату яшәдек. Үзебез дә бик тырыш идек, ике ел эчендә үзебезнең йортыбызны булдырып, шунда яшәргә күчтек. Картым белән 47 ел бик матур тормыш кичердек, кызганычка каршы, 23 ел элек ул вафат булды. Балаларыма, туганнарыма зур рәхмәт, мине ялгыз калдырмыйлар, аларның хөрмәтен, кайгыртуларын тоеп яшим”, - диде. Зоха апа гомере буе эшләде, колхоз эшенә дә, хуҗалыкта да өлгерде. Бүгенге көндә дә шат күңелле, тормышка гел оптимистик карашта булган юбиляр эшсез утырырга теләми. Сугыш, аннары илебезне торгызу чорында физик эштә чыныккан холык үзенекен итә, күрәсең. Әмма якыннары аны күңелсезлек-борчылулардан, тормыш уңайсызлыкларыннан сакларга, якларга һәрвакыт әзер. Зоха апа бала-оныклары белән горурланырга хаклы, чөнки алар аның тормыш көзен яктыртучылар, бәхет-шатлык өстәүчеләр. Бүген дә аны зурлап бәйрәм оештырганнары өчен дә ул аларга рәхмәтле. Табында яңгыраган җылы сүзләр, елмаю-көлүләр юбиляр күңелендә озакка сакланыр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума