Материалы

Юбилеең белән, Гөлҗиһан апа!

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче, мәктәп тарихын саклаучы, лаеклы ялдагы ветеран укытучы Гөлҗиһан Якуб кызы Закированың 18 февральдә юбилейлы туган көне – 80 яшь тула. Тумышы белән ул Тубыл районы, Өстамак авылыннан.

Сугыш чоры баласы булса да, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авырлыкларга карамастан, уку кирәклеген аңлап, 15 нче урта мәктәпне тәмамлап, Тубылда Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институтына укырга керә. 1965 елда филология бүлеген тәмамлап, Вагай районында укытучы хезмәтен башлый. Нинди катлаулы юлга баруын аңлап атлый.

1957 елда Индәр мәктәбенә Тубыл педучилищесын тәмамлап, диплом алып яшь егет Закир Закиров математика укытырга килә. 1958 елда аны армия сафына алалар. Ил алдында бурычын үтәп кайтып, кире яраткан эшенә – мәктәпкә килә. Шул вакытта педагогия институтын читтән торып тәмамлап, физика укытучысы дипломын ала. Хезмәт юллары аларны очраштыра, кавыштыра, гаилә коралар.

Ике елдан соң Закир Закиров Юрмы сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә, Гөлҗиһан - рус теле, әдәбияты укытучысы. Яшь, энергияле белгечләр ихлас күңелдән мәктәп эшенә керешәләр.

Гөлҗиһан директор хатыны гына түгел, аның фикерен тормышка ашыручысы, киңәшчесе, балаларның анасы – тулаем алганда икенче канаты булды. Эш нәтиҗәләренә куанып эшлиләр, яшиләр.

Күпкырлы нәтиҗәле эшләре өчен район, өлкә, мәгариф министрлыгы грамоталары, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Гөлҗиһанның тагын бер күркәм сыйфаты бар – ул дин юлы белән иманлы булып яши, мәчеткә йөри. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату һәм башка йолаларны һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп башкара.

Гөлҗиһанның каенанасы Шәмсинур апаны да искә алмый мөмкин түгел. Ул гаиләдә нык терәк һәм бик кирәк булды. Эшкә чыгып китсәләр, йортлары, абзар тулы хайваннары караулы. Ике оныгын да күз алмасыдай саклап тәрбияләде. Иртән торуларына, эштән кайтуларына тәмле ашлар пешерде. Рәхмәтебез саваплы дога булсын үзенә.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы,
Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума