Материалы

Уйлар, уйлар…

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Бик еракларга алып китәләр алар, кыска гына вакыт эчендә, гомер дигән нәрсәне артка чигереп, кеше үзенең бөтен тормышын күз алдыннан уздыра ала.

Хәзер күп кешеләр вафат булган ата-бабалары, балалары, онытылган якташлары турында яза. Мин дә кызыксынып киттем. Минем дә әтием Сәйфулла Айнулла улы Юскаев, аның абыйсы һәм сеңлесе булалар.

Төмән районының Талымхан авылында Айнулла һәм Зөбәйдә Юскаевлар гаиләсендә 1910 елда егет дөньяга аваз сала, аңа Зәйнулла дип исем кушалар. 1914 елда икенче уллары Сәйфулла һәм өченче бала Тимербикә туалар.

Әниебезнең сөйләве буенча картатабыз бик акыллы, йомшак күңелле, кешелекле булган. Ул 1940 елны дөнья куя.1929 елны Зәйнулла Айнулла улы Юскаев Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә хезмәт иткән. Срогы беткәч, ул әтисеннән сроктан тыш калырга рөхсәт сорап хат язган, әлбәттә, әтисе ризалыгын биргән, шуннан соң Зәйнулла Айнулла улы шактый еллар армиядә хезмәт иткәннән соң, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул фронтка китә.

1929 елдан 2019 елга кадәр аның турында без бернәрсә дә белмәдек, баксаң, ул 1944 елга кадәр немец фашистларына каршы сугышып йөргән, кызганыч, ни өчен безгә хат язмаган икән, билгесез.

Быел интернет аркылы аның һәлак булган урыны табылды: Литва Республикасы, Кедайнский районы, Кедайняй шәһәре, Лакштингалюг урамы.

Сугыш кырларында ятып калганнарның исемнәрен онытырга хакыбыз юк. Ветераннарның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары безнең өчен үрнәк.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума