Материалы

Укытучы апага рәхмәтлеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучы... Кем генә, кайда гына яшәсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, аның тиешле һөнәргә юл күрсәтүче яраткан беренче укытучысы күңел түрендә мәңге саклана. Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова Вагай районы, Юрмы мәктәбендә 35 ел намус белән рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ул мәгариф министрлыгы отличнигы, аның исеме Вагай районы Мактау китабына кертелгән, хезмәт ветераны.

Гөлҗиһан педагогик хезмәтен Вагай районы мәктәпләрендә башлый, ике елдан соң тормыш иптәше Закир Закиров белән Юрмы мәктәбенә киләләр. Рус теле укытучысы буларак, Гөлҗиһан фәнен яхшы үзләштерсеннәр өчен дәресләрен заман таләпләренә туры китереп, яңа методик алымнар кулланып үткәрә. Рус теле башка фәннәрне үзләштерү өчен нигез икәнен аңлап, күп дидактик материал, күрсәтмәлек, кабинетында тупланган материаллар укучыларның үзаңын үстерү, тирән белем бирергә иң кирәкле эшләр булды. Дәресләрдән соң рус теле атналыгын, язучы, шагыйрьләрнең юбилей-кичәләре, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурслары, викториналар үткәрүләр ел саен алып барылды.

Мәктәптә, район, өлкәкүләм яки көндәлек дәресләрен югары дәрәҗәдә фән таләпләренә туры китереп алып баруын билгелиләр. Гөлҗиһан яратып сайлаган һөнәрен күңел биреп, эзләнеп, булган белеменнән файдаланып укытты. Укучыларына ныклы, төпле белем бирергә тырышты. Гөлҗиһан апаларында тиешле белем алган укучыларының дистәләгәне укытучы һөнәрен сайлады. Хәзерге көндә дә Юрмы мәктәбендә дүрт укучысы укытучы хезмәтен уңышлы алып баралар.

Күп еллар үтсә дә, укучыларының күбесе яраткан апаларын сагынып, мактап искә алалар. Мәүлия Нотфуллина (Тусмөхәмәтова):

Гөлҗиһан апа безгә рус теле, әдәбиятыннан бик яхшы белем бирде, имтиханнарны, барыбыз диярлек, яхшы билгеләргә бирә идек, үземнең балаларым шәһәр рус мәктәбендә укысалар да, күңелдә калган белемем белән аларга ярдәм иттем. Апага һәрвакыт рәхмәтле мин, - дип искә ала.

Гөлҗиһан класс җитәкчесе - тәрбияче хезмәтен бик җаваплы үтәде. Ул укучыларының ата-аналарын активлаштыруны кирәк дип тапты, үткәрәсе класстан тыш чаралар, туган көннәр, бәйрәм кичәләре, концерт куюлар ата-аналар катнашы белән алып барылды.

Ана назын күрмичә үскән Таштимер Фәтхуллин класс җитәкчесе булган Гөлҗиһан апасын мактап, хөрмәт белән искә алуын берничә мәртәбә ишетергә туры килә.

- Апа, ничектер, мине якын күрде, игътибарлы, кирәгендә ярдәмче дә була иде. Мин беренчеләрдән булып Свердлау шәһәрендә юридик югары уку йортында укыдым. Авыл баласы мин, мәктәптә рус телен яхшы үзләштергәнмен. Апага тиешле белем биргәне өчен аның яхшылыклары, киләчәккә юл күрсәтүче булуы күңелемдә һәрвакыт саклана, аңа карата хөрмәтем зур, күрешү-очрашуларда мактап сөйлим, бик рәхмәтле мин, телефоннан хәлен сорашып, туган көне, бәйрәмнәр белән котлап торам, - дип сөйли.

Гөлҗиһан Якуб кызы Закир Фәтхетдин улы белән 45 ел дус-тату гомер иттеләр. Закир Юрмы мәктәбендә 34 ел директор вазифасын үтәде, өлгер, бик тә җаваплы җитәкче, мәгариф министрлыгының иң югары дәрәҗәле исемнәренә лаек булды.

Аларның гаилә бәхете – улы Рөстәм, кызы Лилияне үстерделәр, укыттылар, тормыш юлына бастырдылар. Уллары Рөстәм - Тубыл ТЭЦ оешмасында компьютеризация бүлегендә тәҗрибәле җитәкче, ә кызлары Лилия Тубыл мәктәпләренең берсендә инглиз телен укыта. Алар яшьтән үк максатларына ирешүчән, эш урыннарында мактаулы, хөрмәткә ия. Балалары, Розалия килене, Ришат кияве мәрхәмәтле, кешелеклеләр, кайгыртучаннар, әниләренең хөрмәтле, ихтирам-игътибарлы булуыеа куанып яшиләр.

Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова 80 яшен билгели. Дустым, коллегама изге теләгем: тирән саулык, саулыкта яшәү – иң зур бәхет.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума