#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучыбызның уңышларына сөенәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

15-5Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Тимербай кызы Хәбибуллина “Ел укытучысы-2020” конкурсында катнашты. Аның хезмәттәшләре белән уртаклашыр өчен фикерләре күп!...

Укытучы һөнәрен Ләйлә Тимербай кызы балачактан ук билгеләде. Мәктәп елларында ул “сәләтле балалар” төркеменә йөрде. Математика укытучысы Сәгыйдә Әхмәди кызы Әйткулова еш кына бу кызның «нык чикләвек» булуын әйтеп, аның акыллы, ихтыярлы гына түгел, оештыру сәләтенә дә басым ясады. Ул укытучы булды! Менә биш ел инде Ләйлә Хәбибуллина укучыларга белемгә мәхәббәт тәрбияләп, туган мәктәбендә эшли һәм билгеле уңышларга иреште. Әлеге бәйге безнең мәктәптә дә белемле, гадәти булмаган, креатив укытучылар эшләвен кабат күрсәтте.

Бүген укытучы нинди булырга тиеш? Заманча укытучы - ул иҗади кеше, акыллы, бай эчке дөньялы һәм көчле тормыш энергияле, шул вакытта гына ул балаларга кирәкле белем һәм осталыкларын җиткерә ала. Ләйлә Тимербай кызы нәкъ менә шундый укытучы. Ул балаларга фәннең үз карашын гына түгел, ә һәр укучыга дөньяга үз карашын төзергә дә ярдәм итә. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, ул дөрес, матур итеп язарга өйрәтә, балаларда китап укуга кызыксыну уята, һәр укучының йөрәгендә «яхшы хисләр» уята. Ләйлә Тимербай кызын даими иҗади эзләнү, таләпчәнлек, гаделлек, аңлау, эмоциональлек, эрудицияле булуы аерып тора. Укытучы гаять зур класстан тыш эш башкара. Үзе дә мәктәп һәм район күләмендәге барлык чараларда да даими катнаша, укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга да үрнәк күрсәтә. Игелеклелек, ярдәмчеллек, эш сөючәнлек, эчкерсезлек - аның үзенчәлекле сыйфатлары, ә аның күңелле һәм дәртле көлүе – гомуми кәеф күрсәткече. Ул укучыларның, аларның әти-әниләренең, хезмәттәшләренең лаеклы ихтирамын казанган. Хезмәт сөючәнлек, эшкә иҗади мөнәсәбәт, тормышка сөенә белү - Ләйлә Тимербай кызының эш стиле. Ул бөтен балалар да талантлы дип бик ышана. Мәктәп - ул тулы бер тормыш, үзенең шатлык-куанычлары, уңышлар һәм уңышсызлыклары, яңа ачышлары һәм көтелмәгән очрашулары белән. Бу тормышның һәр көне чын-чынлап кызыклы һәм онытылмас булсын иде. Ә бу, һичшиксез, укытучыдан тора. Без, Яңа Кәешкүл мәктәбе укытучылары, Ләйлә Тимербай кызын уңышлары белән котлыйбыз, аның белән горурланабыз! Аның киләчәге өметле! Ул тормыш иптәше Илдар белән өч бала үстерәләр. Алар гаиләсенә яктылык, җылылык, мәхәббәт һәм шатлык телибез.

Зифанур ӘНВӘРОВА, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836