Материалы

Укытучыга рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

13-9Вагай районы, Икенче Вагай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Хәмидулла кызы Котайгулова (Назыйрова) 26 мартта 85 яшен каршы ала.

Ул тәҗрибәле, зур белем туплаган һәм чын-чынлап укучыларның укыту процессына иҗади карашлы, рухи җылы мөнәсәбәттәге педагоглар рәтенә керә. Укытучылык хезмәтенә 36 ел гомерен багышлый.

Галия Котайгулова Тубыл районы, Тубылтора авылында туа. Тубыл педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, 1956 елда Вагай районына эшкә кайта, аны Иштәк башлангыч мәктәбенең укытучысы итеп билгелиләр. 1957 елда Икенче Вагай урта мәктәбендә педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Яшь кыз авыл егете Минәчетдин Сәгъдетдин улына кияүгә чыга. Күңел җылысын биреп яшәделәр, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, барысына да белем һәм тормышка юллама бирделәр. Бүген балалар юбилярны уңышлары, игътибар һәм кайгыртучанлык белән куандыралар.

Галия Хәмидулла кызы көч-дәртне, талантны кызганмыйча, тәрбияләнүчеләрнең күңеленә иң зур хәзинәләр – киң күңеллелек, кешелеклелек, намуслылык салган педагог ул. Галия Котайгулова чын укытучы, сизгер остаз, балалар өчен генә түгел, ә аның турында бик җылы итеп искә алган хезмәттәшләре өчен дә игелекле дус булды. Аны мәктәп тәмамлаучылар да, аларның әти-әниләре дә онытмыйлар.

Озак еллар үтсә дә, ул үзенең эшләргә, үз һөнәрен, балаларны яратырга өйрәткән тату коллективын әле дә искә ала.

Мәктәпкә булган бу мәхәббәт аңа зур хәсрәтен - иренең үлемен җиңәргә дә ярдәм иткәндер.

Галия апа классындагы укучылар тәртипләре, дәрестә эшли белүләре, белемгә омтылышлары белән аерылып тордылар. Алар бүген илебезнең лаеклы гражданнары.

Бүгенге көндә Галия Котайгулова үз йортында көн күрә, үзен яхшы хис итә, актив, күңеле күтәренке. Газета-журналлар күп алдыра, укый, сканвордлар чишә, телетапшыруларны карый. Район, ил яңалыклары белән кызыксына.

Бу искиткеч педагогның бүләкләре күп: район идарәсе, мәгариф Департаменты, мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, В.И.Ленинның 100-еллыгына багышланган медаль. Аңа «педагогик хезмәт ветераны» исеме бирелде.

Без сине кадерлибез, яратабыз, хөрмәт итәбез. Сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер телибез.

Әнисә КАМАЛЕТДИНОВА, Рәшидә БАКИЕВА,
Галиябану АЙНУЛЛИНА, Мөсәвәрә МӨСЛИМОВА,

Мәдинә КАСЫЙМОВА һәм Гөлфара
, Пыть-Яхтан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума