Материалы

Укымышлы Ногмановлар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Икенче Вагай авылында туып-үскән кешеләр арасында игенчеләр, укытучылар, шагыйрьләр, табиблар, инженерлар, сатучылар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Аларның күпләре үз бәхетләрен туган авылларында тапканнар. Авылыбыздан еракта яшәгәннәре белән дә без горурланабыз.

Хәтер... Уйлар мине еракларга алып китеп, эчке хисләр, кичерешләр белән, өлкәннәрдән ишеткән вакыйгалар белән тоташтыра.

“Авылымның үткәне нинди булган, бездән алда кемнәр, ничек яшәгән?” – дигән сораулар мине бик кызыксындыра. Өлкәннәр сөйләгәннәре буенча, авыл халкы аучылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Аннары колхоз, совхозлар оешкан.

Элек-электән авылыбызда мәдрәсә, мәктәп булган. Бибиҗамал әби сөйләвенчә, мәдрәсә манарасын төзегәндә, манара түбәсен ябу өчен, 46 авылдан 46 самовар җыеп алып кайтканнар икән. Авылыбыз зур, бик борынгы, ике катлы йортлары да күп булган. Ике катлы ике йорт әле дә сакланып калган. Халык кунакчыл, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнеп, балык тотып, косык сугып, тату, аралашып яшәгәннәр.

Борынгы бабаларыбызны, авылыбызны онытмаска тиешбез. Кеше үзенең нәсел агачын төзергә, белергә тиеш дип уйлыйм. Һәркем үткәннәр белән яши, чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк. Аны барыбыз да аңлыйбыз.

Авылыбызда иң беренче булып аң-белем таратучылар - Ногмановлар булган икән. Алар Кызылбай авылыннан ирле-хатынлы Абдулла мулла һәм Нәсибчамал мулинә. Абдулла мулла мәдрәсә ачып - малайларны, ә Нәсибчамал әби кызларны укыткан. Абдулла бабай Ямбай авылындагы Нигъмәтулла хаҗиның шәкерте булган икән.

Авылга килеп, йорт төзеп, матур гына шәкертләренә белем биреп яшәгәннәр. Аларның биш балалары туган: Әйшәкә, Сафа, Хәлиулла, Фатыйма, Мәрвәр.

Алар эшмәкәр, белемле булып үскәннәр. Һәрберсе гаилә корып, өйләр салып, үзләренчә яшәгәннәр. Аучылык белән шөгыльләнеп, күн эшкәртеп, бияләйләр тегеп, әллә ничә чана җигеп, сәүдә иткәннәр, Эрбеткә алып барып сатканнар, алыштырганнар, кирәк-яракларын алып кайтканнар.

Ногмановлар гаиләсендә, 5 бала арасында, иң белемле, укымышлы Фатыйма апай булган дип сөйләделәр. Апайның иптәше Гайни бабай да белемле булган, авылларда колхозлар оештырган икән.

Фатыйма апайдан туган: Сөечбикә (Инәкә апа), Хәдичә, Искәндәр, Нурия, Нургали.

Инәкә апа бик зирәк, белемле, китапханәдәге барлык китапларны, газета-журналларны да укыган, кыю, эшчән, байлыкта үскән, тормышын да үз акылы белән матур гына җитәкләп алып барган. Чөнки укытучылар токымыннан, зирәкләр нәселеннән булган.

Инәкә апа Зәйнулла әкә белән бик матур парлар булып, үрнәк гаилә корып авылда яшәгәннәр. Аларның мәхәббәт җимешләре, балалары: Зөһрә, Рөстәм, Гайния, Ришат, Рисхәт, Нәфисә, Рауза, Рәмзия. Аларның 6сы гел бишле билгеләренә укып, югары уку йортларын тәмамладылар. Бик уңганнар, булганнар һәм зирәкләр. Авылга кайтып йөриләр, шәһәрдә яшәгәннәре дә авылда йортлар төзегәннәр.

Тормыш юлы никадәр авыр булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен эзләп таба.

“Агач тамырын җиргә җәя, кеше ыруын илгә җәя”, - дигән мәкаль белән килешәм. Менә авылыбызда Ногмановлар нәселе - Абдулла мулла һәм Нәсибчамал әбидән күпме белемле, тормышка яраклы, зирәк, укымышлы затлар таралган. Алар дус-иш, кардәш ырулары белән тормышка аңлы рәвештә җайлашып, табигать биргән, кешелек җәмгыяте оештырган мөмкинлекләрдән файдаланып, матур гына яшәп баралар.

Суфия БАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума