Материалы

Укытучыларга дан

последние и лучшие новости искусства в мире

45-9Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи җырлагандай: «Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр”. Шулай сәгатьнең теле “келт-келт” суккандай, гомерләребез дә тиз генә үтеп бара.

Менә ноябрь аенда гомер буе укытучы, Түбән Тәүде районының Урта Тарман мәктәбендә завуч, директор булып эшләгән Сәкинә апабыз Бандуковага 70 яшь булыр иде. Ул үзе тумышы белән безнең авылдан. Сәкинә Барый кызы бик көчле белгеч буларак, мәктәп балаларын рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укытып, аларга тирән белем, тормышка киң караш бирергә тырышты. Яраткан эшендә гел яңа методик ысуллар кулланып, фәннең заманча үсешеннән артта калмады. Гел алдынгы автор-методикаларын кулланды.

Тынгысыз мөгаллимә “Мәгариф отличнигы” дигән билге белән бүләкләнә.

Сәкинә апа Бандукова Түбән Тәүде районының яхшы эшләгән укытучыларның дан китабына кертелгән.

Без – Сәкинә апаның укучылары да үзебезгә аның һөнәрен сайладык. Ул безгә биргән мәгърифәт утын үзебезнең укучыларыбызга тапшырдык. Сәкинә апаның эшен дәвам иттек. Саз авылы халкы аны бик ярата. Моннан 5 ел элек, Сәкинә апабыз бакыйга күчсә дә, авыл халкы клубта Сәкинә апаның хәтер кичәсен үткәрделәр. Зал шыгрым тулы иде. Апабызның балалары, укыткан укучылары, укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары барысы да Сәкинә апаны мактап, яратып, җылы сүзләр белән искә алдылар.

Ул вакытны Саз авылында хакимият башлыгы булып эшләүче Варис Туйчиков үзенең чыгышында: “Сәкинә апаның хәтер кичәсен оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм”, - дип әйтте.

- Мондый мәгънәле кичә үткәрүегезне хуплыйм! Авылыбызның берәр яңа урамына Сәкинә апаның исемен бирергә кирәк, дигән фикерегезне дөрес дип саныйм. Һәм соңыннан да авылыбызның данлыклы кешеләре авыл тарихында тиешле урын алсалар, бу безнең яшь буыныбызга иң яхшы үрнәк булыр иде, - диде ул.

Гомеренең соңгы елларында да, лаеклы ялда булуына карамастан, Сәкинә апа актив җәмәгать эше алып барды: ветераннар советын җитәкләде, “Саз” ансамблендә даими рәвештә алып баручы булды.

“Саз” ансамбль составында кайсы өлкәләргә генә бармадылар, нинди генә район, өлкә, бөтенроссия күләмендәге җыр-фестивальләр, сабантуйларда катнашмадылар алар. 2012 елның октябрь аенда Самара шәһәренең опера һәм балет театрында “Түгәрәк уен” конкурсының гала-концертында катнашканнан соң, Сәкинә апаның бу театр, Самара шәһәре, Идел елгасы белән соклануы әле дә исебездә.

Сәкинә апа кебек бөтен белемен, көчен, гомерләрен үзенең туган җиренә, туган халкына биргән шәхесләр тарихыбызда сүнмәслек йолдыз булып сакланыр!

Гөлшат ТУЙЧИКОВА-КАСЫЙМОВА.
Төмән районы, Муллаш авылы.

Рәсемдә: С.Бандукова уңнан беренче.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума