#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ул бик актив кеше

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4Кешене эш түгел, эшне кеше бизи, диләр. Бу бик дөрес сүзләр. Вагай районы, Икенче Вагай авылында бөтен гомерен балаларга белем бирү, тәрбия эшенә багышлаган ветеран укытучы, сыйныфташым, яшьтәшем, бергә уйнап үскән авылдашым, коллегам һәм шулай ук “Яңарыш” газетасына төрле мәкаләләр язучы Суфия Кашшаф кызы Бакиеваның 11 февраль көнне юбилейлы туган көне - аңа 70 яшь тула.

Беркем дә аңа бу яшьне бирмәс: хәзер ул Тубыл шәһәренә чаба, озак та үтми Сургут шәһәренә юл ала. Күптән түгел сыйныфташы Нурия ханым белән Казан шәһәрендә булып кайттылар, я булмаса авылда бала-оныклары белә кайнаша.

Ул бик актив кеше: авыл мәдәният үзәгендә бәйрәмнәрне оештыручы, телгә оста, шигырьләр яза, сценарийлар төзи, алып баручы.

Суфия ханым татар телен яратты, туган теленә тирән мәхәббәт тәрбияләде, кичәләр, конкурслар, ярышлар, уеннар үткәрде. Дәресләре кызыклы, эчтәлекле үтте. Ул рус теле дәресләре белән беррәттән татар теле укытучысы булды. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын үтәде.

Суфия Кашшаф кызы 5 бала анасы, ике кызы әниләре кебек укытучы һөнәрен сайладылар. Балалары үз тормышлары белән матур гына яшиләр.

Тик шунысы авыр – алтын баганасы булган тормыш иптәше Дәүләт Закир улы озак авырудан соң, 2013 елда мәңгелек дөньясына китте. Ул сынмады, уфтанмады, яшәүне дәвам итәргә дип алдына бурыч куйды.

Суфия ханым киң күңелле, кеше күңелен дә күрә белә, кунакчыл, аралашучан, тынгысыз җан иясе. Ветеран укытучы: “Миннән дә бәхетле кеше юк шикелле. Хезмәтем, балаларым, укучыларым, туганнарым, күршеләрем бар”, - дия. Аңа якын дуслары, балалары, укыткан укучылары килә. Бу инде үзе бер бәхет түгелме соң?

Димәк, Суфия ханым тормышы юкка узмаган. Ана, укытучы булу – ул бит үзе зур бәхет!

Әнисә КАМАЛЕТДИНОВА, ветеран укытучы,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836