#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Урман авылында Коръән ашы

последние и лучшие новости искусства в мире

36-6Тубыл районының Урман авылында Рәшит Арипов Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып, авылдашларын җыеп, туган авылында Коръән ашы уздырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәннур хәзрәт: ”Ел саен авылларда шәһәрләрдән килеп Коръән ашы үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Милләттәшләребез аерым үз гаиләләрендә, мәчетләрдә Коръән ашы үткәрүдән тыш, бөтен авыл халкын берләштереп, читтәгеләрне туган авылларына чакырып ашлар үткәрәләр.

Тубыл районының матур табигатьле, тирә-ягы төрле агачларга бай булган Урман авылында бүгенге көндә бер генә гаилә яши - Әйтмөхәммәт Сакин һәм хатыны Нуриҗамал Әхмәт кызы. Җәен Урман авылына кайтып яшәүчеләр бар икән. Ашка 70тән артык кеше җыелды. Авыл зиратында җирләнгән мәрхүмнәр рухларына багышлап укыган Коръән аятьләребезне, догаларыбызны Аллаһы кабуллардан кылсын. Мул табын артында җыелып, вәгазьләр тыңлап утыру - үзе бер гомер. Узган ел, коронавирус пандемиясе булганга күрә, мондый чаралар сирәк үткәрелде. Быел Коръән ашларын саф һавада үткәрүне традициягә керттеләр. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, барчабызга исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, гаилә иминлеге телим”, - дип сөйләде.

Мондый мәҗлесләр авыл халкын берләштерә, туган якка, туган җиргә, авыл халкына ихтирам, мәхәббәт уята. Якташларыбызның авылдашлары белән күрешеп, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылып, аралашып, үткәннәрне искә алып, изге гамәлләр үткәрүләре яшь буын өчен дә үрнәк. Гореф-гадәтләребез буыннан-буынга күчсен, туган нигез онытылмасын.

Римма УМИТБАЕВА. Урманда

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836