Материалы

Усак якларына сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районының Усак һәм башка авыллары турында, гомумән, саз якларының искиткеч матур табигате, тырыш, эшмәкәр кешеләре турында «Яңарыш» битләрендә укытучылар - Жануфа Абушева һәм мәрхүмә Галия Абназыйрова язмаларыннан белә идем. Шушы көннәрдә Ходай Тугыз авылыннан ары булган якларын да күреп кайтырга насыйп итте.

Сәбәбе: аралашкан дустыбыз Мөсәвәрәнең кызы Элеонора Усак авылы егете Данир Алишев белән матур гаилә корып, балалар үстереп шунда гомер итәләр икән. Юкса, гармунчы-баянчы, җырчы кияүне Мөсәвәрә дустыбызның 80 яшьлек юбилеенда Күбәк авылында бергә булып, яратып калган идек, чөнки кияү яшьләрне генә түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә җырлатып-биетеп, күңелләрне күреп кайтып киткән иде. Ә бу юлы оста егет үз йортында токым-нәселен, дус-ишләрен җыеп улы Илшатның никах туен үткәрде. Алты балалы зур гаиләдә үскән Элеонораның да туган-кардәшләре ерак төньяктан, Салехард, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгәннәр.

Төрле ярыш-конкурс уеннары бәйрәмгә ямь бирәләр. Бу юлы аларның оештыручысы мәктәпнең тел укытучысы Алсу ханым Кучумова булды, рәхмәт үзенә.

Гомумән, халык заманча яши, заманча киенә. Матур, затлы зур йортлар. Һәр авылның горурлыгы булып, ерактан мәчет манаралары күренә. Җомга көннәрендә азан тавышлары да яңгырыйдыр. Авыл яши, чөнки зур, кирпечтән салынган урта мәктәп, торак йорты, җитәрлек санда укучылары. Димәк, дин дә, тел дә сакланып калачак дигән өмет бар. Зурлар әйтүенчә, замана җилләре аларга да кагылмый калмый икән, чөнки балалар-яшьләр русча сөйләшү-аралашуны хуплыйлар, диләр.

«Яңарыш»ны даими укып баручыларга Алсу Кучумованың, Тугыз мәктәбе укытучысы Асия Зимагулованың, Юрмыдан Гүзәл Гайсинаның исемнәре, уңышлары күпләргә таныш.

Менә шулай, бер яктан мондый шәһәрдән ерак җирләрдә ничек яшиләр дип уйласаң, икенче яктан, нишләп яшәмәскә – саф, чиста һава, ничәмә чакрымнарга сузылган чыршы, усак, каен урманнары, гүзәл тынлык, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыгы.

Без барган Данир Алишевның да бакча башында өч эрбет агачы (кедр) үсеп утыра. Улының туенда шул агачлардан җыйган чикләвекләрдән кунакларга «кияү косыгы» тараттылар, ә балыкларын бүләк итеп төяп җибәрделәр.

Шулай итеп, мондый никах мәҗлесен һәм башка чараларны оештыручыларга, халыкны берләштерүчеләргә, Аллаһы Тәгаләне белеп, аның барлыгына, берлегенә өндәүчеләргә зур рәхмәтләр әйтәсе килә.

Илшат сөйгән хатыны Әлфия һәм сеңлесе Мәдинә белән әти-әниләренә рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә ышанычларын акларга сүз биреп, аларга багышлап матур җыр башкарулары барыбызны дулкынландырды.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау районы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума