Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вәчирнең хөрмәтле кешесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Вәчир авылының иң өлкән кешесе, хезмәт ветераны Кәбирә Мифтах кызы Барсукова 30 декабрь көнне 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Аның, барлык сугыш елы балалары кебек, тормышы бик авыр була. Кечкенә Кәбирәгә 9 яшь вакытында, әнисе үлеп китә, ә сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь кенә була. 1941 елда, сугышның беренче көннәрендә үк, әтисе үз теләге белән фронтка китә. 7 яшьлек энесен карау Кәбирә апа җилкәсенә төшә. Сугышка кадәр яшәгән йортларын колхоз рәисенә бирәләр, ә балалар туганнарына күченәләр. Кәбирә апай колхозда эшли башлый: утын әзерли, балык тота. Һәрвакыт чаналар сөйрәп җәяү йөргәннәр, чөнки атлар булмаган. Ачлык-ялангачлык, үлән белән тамак туйдырганнарын Кәбирә апай әле дә исенә төшереп сөйли.

Ул урман хуҗалыгында эшли. Алар әтиләреннән хәбәр көтеп, сугышның тизрәк бетүенә ышанып яшиләр. Күп ирләр сугыш кырында ятып калалар, ә Кәбирә апайның абыйсы, әтисе сугыштан исән-имин кайталар. Әтисе сугышны Белорус фронтында башлап, Балтыйк буендагы Лиепая шәһәрендә тәмамлый.

Сугыштан соң Кәбирә Мифтах кызы кияүгә чыгып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше белән 65 ел бәхетле озын гомер кичерәләр.

Олы яшьтә булуына карамастан, Кәбирә апайның зиһене ачык, кешеләр белән аралашырга ярата. Ул авылның тере энциклопедиясе. 25 оныгы, 50 нәбәрәсе һәм 1 оныгының баласы әбиләрен өзелеп яраталар.

Кәбирә апай 68 яшьлек кызы - Мирфайзә тәрбиясендә яши. Утынын һәм суын улы Гомәр китереп тора, ә азык-төлеккә кибеткә ул үзе йөри. “Аякларым йөргәндә, картлыкка бирешмәскә тырышам”, - ди ул.

Җәен Кәбирә апайның мәшәкате арта - ул иң беренчеләрдән булып бакча эшләрен башлый, яшелчәләр үстерә. Аның өй тирәсе һәрвакыт тәртиптә, чәчәкләр ярата.

Кәбирә Мифтах кызын авылдашлары хөрмәт итәләр. Һәрвакыт туганнары, күршеләре, дуслары кереп хәлен белешеп, яңалыклар белән бүлешеп чыгалар. Ул үзе дә авыл китапханәсендә, мәктәптә, клубта көтеп алынган кунак. “Әле йөрергә хәлем бар, тик күзләрем начарланды һәм аягым кайвакыт авырта”, - ди әбиебез.

Балаларны үстереп, оныкларны, нәбәрәләрне күрү, көчле булып калу, озак яшәү серләре Кәбирә Мифтах кызына авырлыкларны җиңеп, тормышны яратып яшәүдән киләдер.

Зөләйха ФАЗЫЛОВА, Вәчир китапханәсе китапханәчесе. Тубыл районы.
(Нәсимә Т
АШБКЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836