#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ваңгыда Әмәл бәйрәме күңелле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

14-8Беренче яз ае безгә тагын бер бәйрәм бүләк итте, ул – Әмәл бәйрәме. Гадәт буенча, кояш чыгу белән авылның олысы-кечесе: “Әмәл! Әмәл!” дип кычкыра-кычкыра һәр йортны йөреп чыгалар. Йорт хуҗалары аларга башта камырдан пешергән – “косык”, бавырсак, тукац, калац, аннары кәнфит-прәннек, акча чәчәләр. Электән килгән ырым буенча, Әмәлдә нихәтле күбрәк сый җыйсаң, гаиләң өчен ел шул хәтле уңышлы булачак. Авылдашыбыз, актив җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин чакыруы буенча үзешчән шагыйрь, гармунчы Хәлил Әйтмөхәммәтов-Вагайлы да бәйрәмебезгә килде.

Ул клуб тирәсенә җыела башлаган халыкны гармунда татар моң-көйләрен уйнап каршылады. Авылдашлар гармун тавышына кушылып җырладылар һәм себерчә төйдереп биеп тә алдылар. Хәлил Вагайлы, форсаттан файдаланып, үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Аннары авыл ветераннар советы рәисе Алия Атаулла кызы Иянова Әмәл бәйрәменең тарихын сөйләп үтте. Аңа Ишмөхәммәт мулла Аитов та кушылып, советлар чорында да туган авылы Кәештә ничек итеп Әмәл бәйрәмен уздыруларын искә алды. Шуннан соң бар халык бергәләшеп: “Әмәл!” дип кычкыра-кычкыра йортлар буйлап, садака җыярга киттеләр. Ә кояшлы, җылы көн әлеге күңелле язгы бәйрәмгә юлдаш булып һәркемгә күтәренке кәеф өләште.

Фирдәвес МӨХӘММӘТШИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836