#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вакыт белән бергә чабып яшәде

последние и лучшие новости искусства в мире

Тимур Сафа улы Хәкимовның якты дөньядан китүе аеруча тетрәндергеч выкыйга булды. Тимурның балачак, яшүсмер еллары Усть-Ишим район үзәгендә үтә. Ул монда мәктәпне тәмамлап, Омск дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Тимур журналистика белән бәйли. ”Усть-Ишимский вестник”, Тубыл шәһәрендә “Сибирская панорама”, ”Тобольск-Содействие”, “ТРВК-Тобольск”, “Тюменская область сегодня” газеталарында хезмәт иткән коллегабыз яңалыкларны яктыртты, кызыклы, мәгънәле мәкаләләр язды. “Тюменская область сегодня” газетасының икътисади күзәтүчесе, регионыбызның профессиональ журналисты Тимур Хәкимовның иҗатын күзәтеп, ул тормыш, вакыт белән бергә чапкан журналист иде дип искә алабыз.

Турыдан-туры эфир, пресс-конференцияләрдә Тимур Хәкимов төпле актуаль сораулар бирә иде. Сүзен курыкмыйча, кирәкле урында һәм вакытында әйтә белде. Мәкаләләрендә фикерләрен гади сүзләр белән, энҗе сыман тезә белде ул. Якташыбызның иҗади хезмәте төрле бәйгеләрдә Мактау кәгазьләре яулады, үзе Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 1997нче елларны Тубыл шәһәрендә Тимурның “Себер иле” тапшыруында эшләгән вакытын искә төшереп, бүгенге яшьләргә үрнәк итеп сөйләргә була. Безнең редактор Мәдинә апа Уразметова тапшыруларның текстларын яза. Беренче тапшыруны чыгаручыларның берсе Тимурга 3-4 битлек кульязманы тапшырды. Текстны икенче көнне иртәсе белән студиядә яздырырга, тавыш режиссеры белән эшләргә кирәк. Татар телен һәм әдәбиятын укымаса да, Тимурыбыз текстларны бер сүзсез алды, ярты сәгать эчендә хәрефләрне өйрәнеп, кайтып китте. 20 ел элек чыккан тапшыруларны карыйбыз да, хәйран калабыз. Аның мәктәптә татар телен укымаганына беркем ышанмас. ”Мин бит татар”, - дип җавап бирде Тимурыбыз. Эчкерсез, гади, кешелекле талант иясе Тимур Хәкимов кешене тыңлый, аңлый, тормышның гүзәллегенә соклана белгән, җор телле әңгәмәдәш иде. Арабыздан китеп барган коллегабыз турында нинди генә сүзләр сөйләсәк тә, аз булыр. Бүген дә аның юклыгына ышанып булмый. Әнисенең, гаиләсенең, улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836