#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Васильевский» санаторие дәваланырга чакыра

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәннең татар мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының нарат урманы эчендә урнашкан искиткеч «Васильевский» санаторие вәкилләре белән очрашу булды. Баш врач Роберт Муллабаев һәм бүлек начальнигы Елена Скорнякова әлеге шифаханә турында сөйләделәр.

Санаторийның төп өстенлекләренең берсе - ике үз минераль чыганагы һәм онкология белән дәваланучы авырулар өчен реабилитация курслары булу. Төрле дәвалау ванналары рәвешендә кулланыла торган йод һәм бромлы югары концентрацияле суыртмалар йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, умыртка баганасы авырулары вакытында нәтиҗәле. Үзенең химик юнәлеше буенча скважина суы Карлова-варының һәм Усть-Качканың танылган курортлары йод-бромлы катламнарының якын аналогы булып тора. Шулай ук анда эчәргә яраклы югары минераллаштырылган шифалы сульфат-хлоридо-натрийлы минераль су чыгарыла, аны, барыннан да элек, ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында куллану күрсәтелгән. Алтай краеннан китерелә торган уникаль ләм күп авыруларны дәвалауда ярдәм итә.

Санаторийда биш отель, су һәм ләм белән дәвалау корпусы, ресторан, ял үзәге, сауна һәм бассейнлы спорт-сәламәтләндерү базасы бар. Җәйге чорда җылытыла торган һәм пляжы булган ачык бассейн эшли.

Хәзерге вакытта санаторий халыкара танылу алган һәм инфаркттан соңгы авыруларны реабилитацияләү системасын башлап җибәрүчеләрнең берсе булып тора. Дистәләрчә еллар дәвамында тупланган киң тәҗрибә хезмәткәрләргә төрле патология белән килүчеләрне уңышлы сәламәтләндерергә мөмкинлек бирә. Анда кардиология, неврология, умырткалык, ашказаны, гинекология, урология, сулыш системасы, онкология дәвалау профильләре буенча профессионал ярдәм алырга мөмкин.

Халыкара танылу алган шифаханә социаль программалар, профсоюз оешмалары белән тыгыз элемтәдә эш итә. Пенсионерларга төрле скидкалар каралган.

Күңелле ял итү, спорт чаралары өчен төрле заллар, җиһазлар бар. Теләүчеләр экскурсияләргә дә бара алалар. Ашау диетик, вегетарин һәм хәләл, швед өстәленә бүленә – теләгәнеңне куллан.

“Васильевский” санаторие һәрвакыт якташларыбызны көтеп кала”, - диделәр кунаклар. Аның турында мәгълүматларны аларның сайтыннан таба аласыз, шунда ук әлеге әкияти урынга, мөлаем, мәрхәмәтле хезмәткәрләренә, тәмле ашатуларына соклану белдергән дәваланучылар фикерләрен дә укып булачак, шунда ук юллама да заказ бирергә уңайлык бар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836