#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ватаныбызны саклады

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы башланганда Такыйулла Капшанов Яңа Кәешкүл (Сала) җидееллык мәктәбен “5”ле билгеләренә тәмамлый, аңа 15 яшь була. Ул зурлар белән беррәттән барлык колхоз эшенә җигелә, колхозчылар җыелышында аны кладовщик итеп куялар. Яшүсмерне, 17 яше тулгач, фронтка озаталар. Ул өч ай снайперлар курсында укый. Яшь солдат маршал Рокоссовский армиясенең Лужская дивизиясендә Ленинград блокадасын ачуда катнаша, Шлиссельбургны азат итә. Сержант Капшанов әтисе Сибгатулла Хайрулловичның Ленинградны саклауда катнашуын һәм Дусьево авылы янында һәлак булуын белмәгән. Такыйулла Кёнигсберг, Польшаның зур районы Данцигны, Көнчыгыш Пруссия җирләрен азат итүдә катнаша. Ул союздаш илләр очрашуында булган кеше. Барлык сугыш авырлыкларын кичте, сынады. Ул ике мәртәбә яралана, контузияләнә дә, яңадан аякка баса, аның батырлыгы тиешенчә бәяләнә. Такыйулла Сибгатулла улы медальләр һәм “Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә, ә иң кыйммәтлесе - “Батырлык өчен” медале.

Ерак Көнчыгышта Япония илбасарлары белән сугыш бара. Ватанны саклар өчен Такыйулла Капшанов илебезнең икенче чигенә җибәрелә. Япония белән сугыш тәмамлангач, ул Чукоткага, Советлар Союзы чиген Америка Кушма Штатларыннан сакларга китә. Кызыл байраклы Ерак Көнчыгыш хәрби округының уздырылган узыш-ярыш сынауларында Капшанов иң төз атучы исемен ала һәм шуның өчен округ командиры исеменнән истәлекле кул сәгате белән бүләкләнә. 1950 нче елны, җиде ел хәрби хезмәтен зур җаваплылык белән төгәл үтәүче солдат туган авылына кайта. Ул колхоз рәисе ярдәмчесе, бригадир, урман хуҗалыгы эшчесе булып эшли. Юрмы авылы кызы Камилә белән гаилә корып өч егет, өч кыз үстерәләр. Такыйулла абый балаларының һөнәр ияләре булуларын тели. Һәм барысын да укыта. Утны-суны кичкән фронтовик авыл тормышында актив булды. Мәктәп янында куелган һәйкәлгә сугыш кырында һәлак булган, кайтып үлгән фронтовикларның тулы исемлеген булдыруда ярдәме зур булды. Һәр елны 9 нчы май – Җиңү көнендә чыгыш ясады. Такыйулла абый Капшанов Шестовое авылы хакимияте ветераннар советы рәисе иде.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, ветеран укытучы.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836