Материалы

“Яңарыш” газетасын укыгач

последние и лучшие новости искусства в мире

11-152005 елда “Яңарыш” газетасында педагогик хезмәт ветераны Люция апа Хәбибуллинаның “Сүнми торган йолдыз” исемле хикәясен укып, якташыбыз, күренекле мәгърифәтче Сәлах Мәхмүт улы Алеев турында икәнен аңладым. Мин бу эчкә сыймаслык горурлыкны 2015 елдан язарга уйлап йөрим, чөнки аның гаиләсе белән яхшы таныш. Дөрес, Сәлах абыйның үзен күрергә туры килмәде. 1959-60 елларда Тугыз мәктәбенә башлангыч класс укытучылары утырышка җыелдык. Инәм, Әнисә апаларга барырсың, дип әйткәч, аларга бардым. Яхшы, ачык йөз белән каршыладылар. Кичен Әнисә апа белән пилмән ясадык. Ул пилмәнне башкачарак та ясап күрсәтте. Иртәгәсен дәресләрдән соң, истәлек өчен фотога төшерделәр. Басып торучылар: уң яктан - Айнихәят Уразова, Сәлах абыйның олы кызы Рәйсә апа, Венера Уразова, Римма Ахина. Утырганнар: сулдан уңга - Тайфә апа, Төркамал апа, Низам абый, Казанлы мәктәбе директоры Сания апа (фамилияләрен оныттым), Майя апа Карычева.

...2015 елда Төмәндә өлкә шифаханәсендә  теш врачына чират көтеп утырам. Ак халатлы татар кызы, бүлмәдән-бүлмәгә йөри торгач, минем яныма утырып: “Сез кайсы яктан?” – дип сорады. «Мин Юрмыдан. Үзем Вагай районы, Тугыз авылыннан». “Сез Нәсимә исемле кызны белә идегезме?”  «Беләм. Мин Әшле мәктәбендә (1957-58 елны) эшләгәндә инспектор булып килгән иде». “Мин аның кызы булам. Исемем Лера”. “Рәйсә апаны беләсезме?” Ничек белүемне аңлаттым. Шулай итеп, тиз генә вакыт эчендә “Сүнми торган йолдыз”ның – Сәлах абыйның оныгы белән таныштым.

Янек мәктәбендә эшләгән елларда олырак абый-апалар: “Безне Гарифуллин абый укыткан”, - дип әйтәләр иде. Шул елларда аның кем икәнен белмәгән идем. Изил абыйның “Яңарыш”ка язганнарын укып, Гарифуллиннар турында яхшылап аңладым. Ул Изил абый белән Люция апаның әтиләре Бәдретдин Гарифуллин икән. Искитәрлек, Төмән өлкәсе (элекке Омск өлкәсе) Тубыл, Яркәү, Вагай районнарында кайда гына эшләмәгән, өч сугышта катнашып, сугыш ачысын күргән, сәламәтлеген, көчен куйган, кан түккән. Батыр йөрәкле, күренекле, белемле кеше булган икән. Сугыштан яраланып кайтып, күпләгән мәктәпләр ачып, укытучылар әзерләп, кая җибәрсәләр, шунда гаиләсе белән барып, артта калган мәктәпләрне алдынгылыкка чыгарып йөргән икән. Ә хәзер аның 1936 елда ачкан Янек мәктәбен, башка күп мәктәпләрне япканнар.

Озын сүзне кыскартып, күктә тагын бер “сүнми торган йолдыз” өстәлде”, - дип уйлап куям.

Айнихәят УРАЗОВА-ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума