#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Якты истәлек

последние и лучшие новости искусства в мире

(Укытучым Хаҗилә Речапованың якты истәлегенә багышлыйм. Исән булса, аңа 100 яшь булыр иде).

Хаҗилә Хәйретдин кызы 75 элек безнең Талымхан авылына укытучы булып килә. Яңа гына сугыштан кайткан авыл егете Әхмәтулла Речапов кызны күреп гашыйк була. Хаҗилә Юсупова фамилиясен Речаповага алыштыра.

Каенанасы Хөсникамал Мәхмүт кызы бик шатлана. Ул киленнәрдән уңа. Үзләре матурлар, тырыш, эшчән, һәркайда өлгерләр.

Хаҗилә апа белән Әхмәтулла абый Речаповлар – авылыбызның хөрмәткә лаек булган кешеләре. Балалар бакчасында 38 ел дәвамында хезмәт иткән Дания апа Бузаеваның ата-анасы. Мин аннан әнисе Хаҗилә Хәйретдин кызы турында мәгълүматлар алдым. Ул миңа: «Минем әнием Төмән районының ямьле Турай авылында Кәшифә һәм Хәйретдин Юсуповлар гаиләсендә туа. Безнең яшь совет илендә әле яңа гына беренче мәктәпләр ачыла башлады. 1922 нче ел иде. Яшь гаиләдә бер-бер артлы тагын бер кыз – Зәйтүнә, дүрт малай – Равил, Фәхретдин, Наил, Камил дөньяга килделәр. Күп балалы гаилә Төмән шәһәренә күченеп килә, малайлар белән кызлар 15 нче шәһәр мәктәбендә белем алалар.

Олы апалары Хаҗилә мәктәпне тәмамлау белән Тубыл педагогия училищесына укырга китә. Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, кулына диплом ала. Аның хыялы тормышка аша – ул башлангыч класслар укытучысы. Кызганычка каршы, илебез халкы өчен бик авыр сынаулар килеп җитә. Бөек Ватан сугышы башлана», - дип сөйләде Дания апа әнисе турында.

Беренче укытучы тәҗрибәсен Хаҗилә Хәйретдин кызы Каскара мәктәбеннән башлап җибәрә. Бу авыр сугыш еллары була. Ачлык, ялангачлыктан интеккән балаларга белем бирү җиңел булмый. Уку-язу әсбаплары, китаплар, кирәкле күргәзмә материаллар булмауга карамастан, укытучы кыз куркып калмый, җиң сызганып балаларга белем бирә.

Җиде елдан соң 25 яшьлек Хаҗилә Талымхан авылына эшкә күчерелә. Еллар үтә. Хаҗилә Хәйретдин кызы үзенең һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы укучыларның, ата-аналарның, авыл халкының иң яраткан укытучысы була. 35 ел дәвамында ул безнең әти-әниләрне, үзебезне укытты, үзенең бер улы һәм биш кызын аякка бастырды.

Ялга чыккач, тормыш иптәше, кызлары, оныклары янында ветеран апа тагын дистәләгән еллар бәхеттә, шатлыкта гомер итте.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836