#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты хыяллар тормышка ашты

последние и лучшие новости искусства в мире

18 май көнне Тубыл районы, Комарау (хәзер авыл юк) авылы җирендә алдан ук әзерлекләр башкарылып, изге эш оештырылды. Иң әһәмиятлесе, Төмән өлкәсе буенча таралган комараулылар зур теләк, шатлык белән катнашуларын белдереп җыелдылар.

Алдан ук көз көне авыл елгасы яр башында элекке авыл мәчете урынында 1,5 метр биеклектә истәлек билгесе куелды. Аны башкаруда оештыручылар Хафият Гафуров, хатыны Зөлхия Сәйфи кызы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских иптәше белән, бу мәкаләнең авторы – мин, Фәрид Бакиев һ.б. авылдаш ир-атлар ярдәме зур булды.

Авыл халкы матди ярдәме белән булдырылган истәлек билгесе янында очрашу бәйрәме үтте.

Чараның иң күркәм, саваплы өлеше булып авыл зиратына җитәрлек итеп төзәтелгән юл һәм анда яткан ата-бабалар, әти-әниләр, якыннар каберләрен чистартып, алар рухына догалар укыту булды. Коръән догаларын башкаручылар да үзебезнең авыл улларының балалары – яшь муллалар Таһир Янишев һәм Тимур Мадьяров иделәр. Барлык мәрхүмнәр риза булып ятсыннар, дип аш-дога үткәрелде.

Үткәннәрне искә төшерер өчен кулдан булса да авылның схема-картасы, 50-60 нчы елларда анда булган йортлар, аларның хуҗалары һәм үстергән балалары исемлеге дә төсле буяулар белән әзерләнгән иде.

Чарада кыскача авыл тарихы турында аңлаешлы итеп З.Тычинских сөйләде. Мин авылның тормыш-көнкүрешендә туктап, Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан 76 комараулылар турында әйтеп, аларны 1 минут тынлык белән искә алып, рухларына дога кылдылар.

Комарау авылыннан чыккан белемле, талантлы шәхесләр дә искә алынды.

Авыл халкының тату, дус, тырыш, аралашучан, бердәм булып яшәгәнлеген тагын бер мәртәбә исбатлаган күренеш булды бу бәйрәм.

Катнашучылар исеменнән транспорт белән тәэмин итүче Сатылган авылыннан Әбдрәшитовлар нәселенә, Маслаудан Фәрид Бакиевка, Роберт Бакиевка, Санникаудан Роберт Урамаевка, Тубылдан Тимур Хисәметдиновка һ.б. зур рәхмәтләр әйтәбез. Киләсе елларга да очрашу-күрешү бәйрәмнәре булып торсын, дип таралышты халык.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836