Материалы

Яшьләрне кызганам

последние и лучшие новости искусства в мире

7-10“Яңарыш” газетасының 4 санында Наилә Сафиуллинаның “Ни өчен үзеңә кул салдың?” дигән мәкаләсен укыганнан соң уйландым. Миңа хәзерге яшьләр кызганыч. Төрле фаҗигаләр аркасында рәтләп яшәп тә өлгермичән, күпләр дөньядан китәләр, ичмасам.

Бездә булган кызганыч хәл турында язам. Хәсән Хөсәен улы Ниязовка 81 яшь. Тормыш иптәшенең вафат булуына инде 11 ел вакыт узды. 6 балалары хәзер үз көннәре белән аерым яшиләр. Хәсән абыйга мин кереп йөрим: мунчасына ут кертәм, өендә розеткаларны алыштырам. Спутник антеннасын ялгыш борып куя, мин кереп ясыйм, ничек кулланырга кирәклеген күрсәтәм.

Бик әйбәт, гадел абый ул. Тик хәзер зур кайгы белән яши: күзләре һәрвакыт дымлы, утырып елап та ала. Ни өченме? Андый кайгы һичкемгә килмәсен иде. Олы улының исеме – Әмир. Әмирнең 16 яшьлек улы Дамир машинада юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Марат исемле улының 26 яшьлек баласы Руслан өйләнгән иде, ул да фаҗигале рәвештә вафат булды. Быел январь аенда җиргә төште. Тормыш иптәшенең карынында 7 айлык сабые калды. Егет Түбән Тәүде агротехнологик колледжында ике ел укып, киң профильле механизатор, шофер һөнәрләрен үзләштерде. Басыйр Әхмәт улы Девятьяровның хуҗалыгында эшләде. Башта тракторга, соңыннан җитәкчене йөртә торган машинага шофер итеп билгеләнде. Басыйр Әхмәт улы зур, матур йорт төзеп бирде. Руслан анда хатыны белән бер ай гына яшәп калды. Мич ягарга утын кирәк булгач, Руслан әтисе белән урманга каен кисәргә баралар. Шунда зур каен егетнең өстенә төшә, башы нәкъ түмгәккә туры килә.

Хәсән абыйның эш стажы 49 ел. 12 оныктан 10 гына калды, ике нәбәрәсе бар. Хәсән Хөсәен улына сабырлык, сәламәтлек телим. Балалары, оныклары янында шатланып озак яшәргә язсын. Дамир белән Русланның каберләре киң, якты, урыннары оҗмахта булсын.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума