Материалы

Җырчының күңеле яшь була

последние и лучшие новости искусства в мире

14-11Тубыл районы, Абалак авылының “Иртеш моңнары” ансамбле җыр-моң яратучыларны җыйган, районда танылган ансамбльләрнең берсе. Бу ансамбль егерме елдан артык тамашачыларын яңадан–яңа җырлары белән шатландыра. Авылдагы бер генә дә бәйрәм, милли чаралар аларсыз үтми. Авыл халкының тормышын җанландырган, җырлары белән күңелләрен күтәргән ансамбль Сабантуйларда, татар мәдәнияте көннәрендә якташларының яраткан җырларын башкаралар. Алар Хуҗайлан авыл мәктәбендә узган чараларда да еш катнашалар. Авылда яшәүче тыл ветераннарын юбилейлары белән өйләренә барып котлаулары “Иртеш моңнары”ның матур традициясе.

Ансамбльдә җырлаучы үзешчән сәнгать осталарын җыйган җитәкчеләре ветеран укытучы, РФнең мәгариф отличнигы Мәркизә Хөҗҗәт кызы Нәбиева күп мәртәбә авыл советы депутаты булып сайлана, ветераннар советы рәисе дә ул. Мәркизә апа: ”Лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар өйдә утырмыйлар. Өлкәнәя башласак та, моңаеп яшисе килми. Җырлар безне яшьлек елларыбызга алып кайта. Безнең җырларны тыңларга килүче тамашачыларыбызның да күңелләре күтәрелә. Авыл халкы канәгать, ансамбльгә хәзер яшьләр дә тартыла башладылар. Төрле һөнәр ияләре, үз хуҗалыкларында хезмәт итеп көн күргән, иҗади күңелле җырчыларыбыз белән районда үткәрелгән милли, мәдәни, дини бәйрәмнәрдә халкыбызның яраткан җырларын башкарабыз. Безнең репертуарда рус, татар телендә популяр, халык җырлары да бар. Үткән ел хөрмәтле язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевка багышлап үткәрелгән чараларда ансамблебез актив катнашты. Җыр яратучыларның күңеле яшь була, дип әйтәләр. Без Тубыл шәһәрендә “Синтез” мәдәният үзәгендә узган концерталарны да калдырмаска тырышабыз”, - дип сөйләде. “Иртеш моңнары” ансамбленең костюмнары да сокланырлык. Аларга милли костюмнар алырга район мәдәният үзәге ярдәм иткән, ә кайсыларын алар үз акчаларына алганнар. Төрле дәрәҗәле Мактау һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән “Иртеш моңнары” ансамбленә авыл халкы рәхмәтләрен юллый, иҗади уңышлар телиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума