Материалы

“Җырларым – халкыма сәлам”

последние и лучшие новости искусства в мире

51-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән җырчы Хәсән Хучашевның концерты үтте. Җырчы мәдәният үзәге сәхнәсеннән 15нче ел тамашачыларын моңлы тавышы, репертуарында булган төрле җырлары белән сөендереп, якташларының мәхәббәтен яулый. Ул төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаша: ”Искер-җыен” фестивалендә Гран-прига лаек булды, “Дуслык күпере” өлкә фестивалендә Лауреат дипломнары, шәһәр күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда  призлы урыннар яулый. Ул өлкә, шәһәр хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Чараны алып баручы Лариса Насыйбуллина җырчының иҗаты белән таныштырганнан соң, үзәк җырчылары - Динара Әбсәламова, Вадим Насыйбуллин һәм “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкаруында матур җырлар яңгырады. Азат Абдуллин баянда моңлы татар көйләрен сыздырды. “Мирас” бию ансамбле җитез биюләрен тәкъдим итте. Татар мәдәниятен, телен хөрмәт иткән, яңа җырлар өйрәнеп торган, сабыр холыклы Хәсәнебезне котларга дип шәһәребезнең күренекле кешеләре җыелганнар иде. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллина, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин шигырьләрен укып җырчыны да, тамашачыларны да сөендерделәр. Ветеран укытучылар - Рәшидә Бакиева, Мәхмүдә Әминова, Заһидә Бекенина, Гөлҗиһан Закирова, Роза Яхина ихлас котлауларын юллап, киләчәктә дә мәгънәле, матур, уңышлы җырлар башкаруын теләделәр. Аллаһы биргән талант иясенә: “Җырчының тавышы – үзе бер байлык. Син якташларыңның күңелендә үз урыныңны тапкан җырчы”, - дип, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Милли бәйрәмнәребезне, мәдәни чараларыбызны үзенең чыгышлары белән бизәп торучы Хәсән Хучашев: ”Үз тавышым белән җырларга яратам. Халык һәм эстрада җырларын да башкарабыз. Дуэт белән җырлаган җырларны тамашачылар аеруча җылы кабул итәләр. Җырчы өчен бу - зур бәхет”, - ди. Х.Хучашевны яраткан, үз иткән тамашачылары булганын күрсәткән иҗат бәйрәме ахырына якынлашты. Җырчыны котларга аның тормыш иптәше Әминә, кызы Алинә, апалары һәм туганнары сәхнәгә күтәрелделәр. Теләкләр уртак булды: ”Иҗатың елдан–ел яңа җырлар белән баесын, тамашачыларыңны шатландырып сау-сәламәт яшәргә язсын”, - диделәр алар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума