Материалы

“Үрнәк алып яшәдек”

последние и лучшие новости искусства в мире

Тархан авылында туганнарым Асия Тимергали кызы һәм Раил Абделхәер улы Шәяхмәтовлар матур тату гаилә корып яшиләр. Яшьлек еллары туган авылларында үтте, Асия апа Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән, Раил абый - Тарханда. Икесе дә бер сыйныфта укып, зурайгач, Асия апа, Тархан авылына клуб мөдире булып эшләргә килә. Озакламый Раил абыйга кияүгә чыга. 2 кыз - Венера белән Лениза һәм уллары Рамил туалар. Яшь вакытларыннан күп хайван тотканнар, бакчада бәрәңге утыртып, аны сатып, акча эшләгәннәр. Икесе дә нык тырыш. Бергәләп урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр.

Җәйге ялларында Раил абый чия җыярга китә иде. Күп җыеп килсә, аны саталар иде. Балаларын яхшы тәрбияләп үстергәннәр, кызлары икесе дә институтларда укыдылар, уллары да яхшы һөнәр алган. Алар киң күңелле, ачык йөзле, ягымлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел. Раил абый минем беренче иптәшемнең абыйсы, әтисе урынына булды. Туебызда Раил абый Асия апа белән бик күп булыштылар. Шулай туганнарга ярдәм итеп яшәгәннәренә рәхмәт аларга. Мин Асия апа белән бергә балалар бакчасында эшләп киттем. Асия апа тәрбияче, мин няня. Коллективыбыз бик тату булды. Озакламый Асия апа Тубыл педагогия институтына читтән торып укырга керде, укып бетергәч, мөдир вазифасын башкарды. Аннары күңелле итеп концертлар куя башладык. Медпункт бездән ерак түгел иде, аларны чакырып бергә концертлар әзерли идек. Асия апаның тавышы матур иде, тәрбияче Хәлилә апа белән җырлыйлар, сәхнәләштерелгән күренешләр оештыралар. Күрше авылларга да концертлар алып бара идек. Барысына да Асия апа йөгерә иде. Раил абый электрикларның түрәсе булып күп еллар эшләде. Үзләре түрә булсалар да, тәкәббер түгелләр, ягымлы кешеләр. Без алардан үрнәк алып яшәдек. Хәзер кызлары Венера - Төмәндә балалар табибы, Лениза - Төмәндә дәүләт университетында эшли. Асия апа үзенең хезмәттәшләрен, туганнарын бик кайгыртты. Шундый туганнарыбыз булганга без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА,
Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума