Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юрмы мәктәбенең үткәннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

Юрмы авылында башлангыч мәктәп 1922нче елны гына ачыла, чөнки авыл кечкенә, халкы аз була. Юрмыдан биш чакрым ераклыкта Әшле авылы урнашкан. Элек-электән Әшледә бик тырыш, хезмәт сөючән халык яшәгән. Революциягә кадәр үз көчләре белән мәчет һәм мәдрәсә корып, белем һәм дини тәрбия алганнар. Яңа власть урнашкач, мәдрәсәне ябалар, мәчетне җимерәләр. Халыкның күпчелеге җирле, күлле Юрмы авылына күчә.

Юрмыда яңа ачылган совет мәктәбенең беренче укытучысы Сәбах абый Моратов була. Ул ике авыл балаларын укыта. Гаит абый Гаитов 1930-1937нче елларда балалар укытучысы, халык арасында агитатор, тәрбияче дә була, наданлыкка каршы көрәшүче, ликбез эше, комсомоллар арасында җитәкче, культура-агарту эшен алып бара.

Горурланып әйтә алабыз, сугыштан соң, Вагай якларыннан беренче булып, Урал дәүләт университетының химия-биология факультетын тәмамлаучы Әшле авылы кешесе Әбделгази абый Капшанов 1950нче елларда өлкә облОНОсында татар мәктәпләре буенча инспектор вазифасын үтәде. Аннары ул Аслана урта мәктәбендә химия-биология укытучысы, җитәкче дә булды.

Сугышка кадәр Алембай абый Алембаев, Шәйхетдин абый Зәйнетдинов 150 чакрымлап араны җәяүләп Казанлы авылына укуларын дәвам итәргә йөриләр. Тормышлар авыр булуына карамастан, Тубыл педучилищесын тәмамлап, укытучылык таныклыгы белән авылга кайталар.

Сугыш... Зур өметләр чәлпәрәмә килә. Сугышның беренче көннәрендә үк Шәйхетдин абый Зәйнетдинов фронтка озатыла.

Мәктәп сугыш елларында

Сугыш еллары чорында укытучылар өстендә укыту, тәрбия эше генә түгел, юкны бар итеп, булдырып, зур оешканлык белән эшләргә туры килде. Кышын, дәресләрдән соң, колхоз кырларына ашлама өчен мич көле, тавык тизәге җыю, фронтка посылка җибәрү өчен оекбашлар, кулъяулык, тәмәке янчыклары әзерләү, көзен башак җыю, мәктәп өчен утын әзерләү, ындырда төнге эшләр, сугыш хәбәрләрен халыкка җиткерү укытучылар өстендә булды.

Алембай абый Алембаев, Бариса апа Ниязова, Роза апа Зөлхарниева, Руфа апа Усманова, Фариза апа Тусмөхәммәтова сугыш елы чорының укытучылары. Алар “Фидакарь хезмәт өчен” (1941-1945) медальләре белән бүләкләнделәр.

Сугыш чоры укучыларының шәһәрләргә барып укырга, белем алырга мөмкинлекләре булмады, тик сугыштан соң гына Рәис Сирачиев, Зиннәт Аделшин, Касыйм Нуруллин, Әнисә Сирачева, Хәлит Зәйнетдинов, Мөҗип Моратов, Әхтәм Сәитчабаров җәяүләп Тубыл шәһәрендә педучилище, медицина училищесында укып белем алдылар. Зур авырлыклар кичергән, җитешсезлекләргә карамастан укып чыккан авылдашлар хезмәтнең, тормышның кадерен белеп яши, эшли белделәр.

Фронттан исән-сау кайткан Шәйхетдин абый Зәйнетдинов, Әхмәт абый Байбиков, Вахит абый Усманов, Зиннур абый Тимканов укыту-тәрбия эшенә тагын да җанлылык керттеләр. Сугыш мәхшәрен үткән педагоглар тынгысыз, үз эшләренә бирелгән, үзләренә һәм укучыларга да бик таләпчән булалар.

Мәктәп, авыл тарихы илебезнең үткәннәре, тарихы белән бәйле.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836