#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юрмы мәктәбенең узган елдагы уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Юрмы мәктәбе, Закир Закиров 34 ел директор вазифасын үтәгән чорда, Вагай районы буенча алдынгылар рәтендә булды. Укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә алып барылуы һәм башка юнәлешләрдәге хезмәт нәтиҗәсе: ике мәртәбә өлкә күчмә Кызыл байрак тапшырыла, ике дистә еллап мәктәпне яңа уку елына әзерлекне куелган таләпләрне төгәл үтәве буенча беренчеләрдән саналды.

Хәзерге көндә Гүзәл Гайсина мәктәп җитәкчесе. Аның белән берничә мәртәбә очрашып, мәктәп коллективының үткән елгы хезмәт нәтиҗәләре, уңышлары белән кызыксындым. Иң мөһиме: 11нче сыйныф укучылары район мәктәпләре арасында БДИны рус теле һәм математика буенча иң югары баллга биргәннәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы - югары категорияле Лена Изил кызы Уразаева, ә математика укытучысы - беренче категорияле Нәсимә Капшанова тырышлыгы, күп көч кую, вакыт белән исәпләшмәү.

Иң куандырганы: Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиадада Эльвина Фәтхуллинага төгәл, яхшы җаваплары өчен жюри әгъзалары бертавыштан икенче урынны бирәләр. Эльвина Казанда халыкара олимпиадада катнаша, моны грамоталары дәлилли.

Укытучысы Гүзәл Гайсина – өлкән укытучы. Динара Нуруллина җитәкчелегендә экология буенча өлкәкүләм конкурста “Билгесезлек дөньясында Төмән өлкәсендә билгеле якларын ачыклау” темасы буенча 4сыйныф укучысы Реналь Нуруллин 1нче урынны яулап кайтты.

Үз эшендә укучыларына тирән белем бирүе белән аерылып торучы рус әдәбияты укытучысы Лена Уразаеваның 7нче сыйныф укучысы Камилә Гайсина район олимпиадасында беренчеләрдән булды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпидасында Эльвина Фәтхуллина, Эвелина Шәмсетдинова – 1нче, Гүзәл Мөхәммәтрәхимова, Алсу Фәйзуллина, Ләйсән Фәйзуллина 2нче урыннарда булдылар. Алар өлкәкүләм олимпиадага да барачаклар.

Экология елына багышланган җәмгыять белеме фәне буенча укытучы Дамир Уразаевның укучылары яхшы күрсәткечләр белән кайталар. Камилла Гайсина – беренче, Алсу Фәйзуллина икенче урында. 10 класс укучысы Айдар Тусмөхәммәтов “Тере классика” район конкурсында беренчелекне яулап кайта. Шулай ук Экология елына багышланган район һәм өлкәкүләм балаларның рәсем ясау талантларын күргәзмәгә куялар. “Талантлар парады” - беренче урын, катнашалар 8нче класс укучылары - Сабирә Сәитова, Алинә Корманалиева.

Гүзәл Гайсина декабрь аенда Тубыл шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә катнашты. Ул “Минем регионым, минем мәктәбем, профессиональ эшчәнлегем”дигән темасын заманча техник чаралар кулланып, тиешенчә ачыклый, икенче туры - мастер класс дәресе үткәрә, ә өченчесе – минем шөгылем – җиде токым шәҗәрәсен күрсәтә. Ул икенче урынны яулап, “Укытучы – новатор” дигән диплом, сертификат белән кайтты.

Юрмы укучылары районда уздырыла торган спорт ярышларында актив катнашалар. Җиңел атлетика буенча Азалия Капшанова – беренче, озынлыкка сикерүдә Азалия Капшанова икенче урында булдылар. Шахмат уены буенча да калышмыйлар.

Районкүләм хәрбиләштерелгән этаплы “Граница” уенында Юрмы мәктәбе командасы иң яхшылардан саналды, беренче урынга бик канәгать булып кайттылар.

Хәрби-кыр җыелышта кадет Айрат Фәйзуллин ”Иң яхшы взвод командиры ярдәмчесе” грамотасы, ә кадет Виталий Сәитовка “АК-47 автоматын сүтеп, яңадан җыю буенча иң яхшы нәтиҗә өчен” грамотасы тапшырыла. 3 чакрым араны команда белән йөгереп узуда беренчелекне алдылар.

Кадетлар классының “Ястреб” командасы өлкәдә уздырылган ярыш, конкурсларда үзләрен сынатмадылар. Айрат Фәйзуллин “Иң яхшы кадет” исемен яулады. Айдар Тусмөхәммәтов “Хәрби әзерлек отличнигы” значогы белән бүләкләнә.

Спорт, ОБЖ, кадет классы җитәкчесе - укытучы Юрис Наил улы Тимергалиев тәҗрибәле, максатчан.

Юрмы башлангыч сыйныф укучылары да район олимпиада-конкурсларында катнашалар. Азизә Сәитчабарова “Окружающий мир”, Илфат Фәтхуллин татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында икесе дә беренче урын, ә Камил Шәмсетдинов математикадан өченче урынны алып кайта. Бу 4нче сыйныф укучылары өлкәкүләм олимпиадага да тәкъдим ителәләр.

Башлангыч сыйныф укучылары сәнгатьле шигырь сөйләү, экология буенча рәсем, пластилиннан төрле темага фигуралар ясау буенча район конкурсларында катнашып урыннар алып кайттылар.

Бу укучыларның киләчәге өметле. Аларга активлык, сәләтләрен үстерүне арттыру нәтиҗәле булачак. Зур уңышлар телим.

Февраль аенда Юрмы мәктәбенең олуг юбилее – 95 ел. Мәктәпнең үткәннәрен («Яңарыш», 2нче сан) һәм хәзерге уңышларын да күрсәтеп китәсем килде.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836