#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җир җиләге файдасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел буе авыз итәр өчен җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә!

Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. Аның составындагы тимер, бакыр, марганец, цинк – организм өчен бик кирәкле матдәләр исемлегендә.

Башка «тугандашлары» кебек үк, җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Ул организмның стресска каршы торуына, кәефнең «уйнаклавын» җайга салуга ярдәм итә.

Җир җиләгенең күзләр өчен булган файдасы да исбатланган. Анда күз күрү сәләте өчен әһәмиятле булган файдалы матдәләр җитәрлек. Моннан тыш, ул күздәге кан басымын җайга сала.

Күз генә түгел, гомумән, кан басымын нормальләштерергә сәләтле булуы аркасында, бу нигъмәтне гипертония авыруларына профилактика буларак, аеруча өлкән яшьтәгеләргә ашарга киңәш итәләр. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җир җиләге бик кирәк, чөнки ул баш мие күзәнәкләренең картаю процессын акрынайтырга һәм хәтерне, игътибарлылыкны озак еллар сакларга булыша. Җир җиләге составындагы антиоксидантлар тышкы кыяфәтне яхшыртырга, яшь калырга ярдәм итә.

Әйе, җир җиләге чынлап та искиткеч җимеш. Әгәр җәй буена аны берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарып китәр. Ә кан – организмның алыштыргысыз бер өлеше, тәнебезнең һәрбер күзәнәге, беренче чиратта, шуның ярдәмендә туклана бит.

Бәвел куу үзлегенә ия булганга күрә, җир җиләген чәйгә салып эчү, бөер авырулары көчәйгәндә авыртуларны җиңеләйтергә ярдәм итәр.

Табиблар кан басымы югары булганнарга көненә, ким дигәндә, 100 грамм җир җиләге ашарга куша. Дәвалау үзлегенә ия булмаган бер генә үсемлек тә юктыр, хәтта агулыларын да белеп кенә дару урынына кулланырга мөмкин. Ә җир җиләгенең яфракларын гына алсак та, алардан менә дигән витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.

Мондый чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, бер дә ялгышмассыз.

Җир җиләгенең согы исә организмны зарарлы матдәләрдән чистартырга булыша. Бу җимеш составында тимер тозлары бик күп, алар кан тәнчекләре барлыкка килүне тизләтә. Ә менә тимер тозларының җитмәве азканлылыкка һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерә. Шуңа күрә сезгә киңәш бирәсебез килә: әгәр дә җәй буе көн саен ач карынга 1,5 стакан җир җиләге согы эчсәгез, бер елга җитәрлек күләмдә запаска витамин туплаячаксыз, һәм авитаминоз сезне яз көне дә борчымаячак.

Җылы көннәрне яратсак һәм кояш нурларына хозурлансак та, бу нурлар вакыт-вакыт зыян да сала. Кояш тән тиресен пешергән икән, 100 грамм җир җиләген юып һәм төеп аны тәнегезнең янган урынына сөртегез. 20 минуттан соң җылымса су белән юып төшерегез.

Башка җиләкләр кебек үк, җир җиләге дә аллергия чыганагы була ала. Шулай ук ашказаны җәрәхәте булганнарга бу җимеш белән артык мавыкмаска кушалар. Кан басымын төшерә торган препаратлар кулланучылар сак булсыннар – дару эчкән вакытта җир җиләге ашарга ярамый. Икесе бергә кушылса, алар бөер эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак.

Сүз ахырында бер киңәш:

Җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар тәмле, ләкин аларда файдалы матдәләр калмый диярлек. Алар баллы-татлы ризыкка кына әйләнә. Шуңа күрә җәйге витаминнарны кышка да саклау өчен иң яхшысы – җиләкләрне туңдыргычларга куеп бик түбән температурада туңдыру.

Моның өчен блендерда әйләндереп, кирәгенчә шикәр комы салып (бөтенләй салмасаң, тагын да яхшырак, кирәк булса, кышын да өстәп була) кечкенә савытларга тутырып туңдыргыч камерага тезсәң, кышын алып сыйланасы гына кала.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836