Материалы

Җырлап ачыла күңел

последние и лучшие новости искусства в мире

6-5Шәһәрдә үсеп, рус мәктәбендә укыган Лариса Искәндәр кызы Шамакова кече вакытыннан татарча җырлар башкарып тубыллыларның мәхәббәтен яулаган яшь җырчы. Ул мәктәптә укыган елларында шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәрдә катнаша иде. Лариса төрле яктан килгән талант иясе: оста биюче дә, сәнгатьле шигырь дә сөйли, чаралар алып баручы, оештыручы да. Төмән өлкәсендә күпләргә таныш булган якташыбыз үзе турында: ”Җырга әти-әнием яктан да сәләтле кешеләр булган. Мин шәһәрнең җиденче мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамладым. Фортепиано буенча музыка мәктәбендә белем алдым.

Кече яшемнән җырга-моңга гашыйк булып, сәхнәне, тамашачыларны яратып үстем. Миңа һөнәр сайлау җиңел дә, авыр да булды. Педагогия колледжында белем алып, аннары Төмән мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Тормыш юлымда төрле сәбәпләр чыгып, уку йортын тәмамлап булмаса да, хезмәт юлымны татар мәдәнияте белән бәйләдем. Мәдәният юнәлешендә унынчы ел эшлим”, - дип әңгәмәбезне башлады ул. Лариса үзе сыман иҗат кешесе, җырга, моңга гашыйк булган Айзәт Насыйбуллинга тормышка чыга. Бүгенге көндә аларның уллары Солтан, кызлары Ләйлә дә татар юнәлешендә актив катнашалар. Әниләре белән бергә мәдәни чаралар үткәрәләр. Тамашачыларны таң калдырып татарча җырлыйлар, шигырь сөйлиләр. Сәләт нәселдән килә дип, юкка әйтмәгәннәр.

Лариса Искәндәр кызы Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп, хезмәт юлын башлап җибәрә. Соңгы елларда Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Иртеш моңнары» фольклор ансамблен җитәкли, “Тубыл кызлары” ансамблендә җырлый. Лариса ханымның иҗади чыгышларын шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда күреп шатланабыз. Милли, дини бәйрәмнәрдә, традицияләребезне күрсәтү буенча оештырылган концертларда чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршылыйлар. Гаиләләре яулаган уңышларны, диплом, Рәхмәт хатларын санап бетерерлек түгел.

Узган ел декабрь аенда Россия күләмендә узган “Сударушки” үзешчән сәнгать осталары бәйгесендә «Иртеш моңнары» фольклор коллективы Гран-при бүләгенә лаек булды. Аларның “Сас як вагы” биюләре “Яңа ел талантлары” халыкара балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган бәйгедә “Халык биюе” номинациясендә җиңү яуладылар. Яңа 2020 нче елда алар өчен уңышлы башланды. ”В ритме танца-2020” бәйгесендә Гран-при дипломы белән бүләкләнделәр. Лариса Шамакова мондый уңышларга ирешүдә коллективның, үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкееваның, фольклор төркемендә биюләрне сәхнәгә куюда ярдәм иткән яшь, талантлы егет Айдар Ниязовның да роле зур дип сөйли. Аларның “Гений слова” әдәби конкурсында катнашып җиңү яулаган укучылары Азалия Айдуллина да беренче дәрәҗәле дипломга лаек була. Бәйгеләрдә иң актив катнашучы үзәк артистлары Төмән шәһәрендә узган “ОlIMP” бию фестиваленнән җиңү яулап, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. Фольклор төркемендә татар мәдәниятен, сәнгатьне яраткан төрле яшьтәге милләтпәрвәр кешеләр катнашалар. Интернеттан нинди бәйгеләр игълан ителгәнен Айдар Ниязов күзәтеп бара. Мәдәният хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкларын күрсәтү бәйгесендә катнашып Лариса Искәндәр кызы диплом белән бүләкләнә. “Иртеш моңнары” ансамбленең уңышлары җитәкчеләренең осталыгына, коллективның бөтен күңелләрен биреп тырышуларына бәйле, аларның яңа, югары уңышлары алда әле күп булыр дип ышанабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума