Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җирле шагыйрә иҗаты

последние и лучшие новости искусства в мире

13-2Шигырьләрендә туган ягына, табигатенә, халкына дан җырлаучы Дилә Хәбибуллина Тубыл районы, Сетово авылында яши. Күптән түгел аның «Үсеңне усып пула ма» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты. Шигырьләрен рус, әдәби татар һәм себер татар телләрендә иҗат итүче шагыйрә Тәпкен авылында туа. Лаемтамак мәктәбендә укыган чорында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Фәхрикамал апа Хәлилова укыта.

Бөтен күңеле белән татар мәдәниятенә, иҗатка тартылган Дилә Хәбибуллина Сетово клубы каршындагы «Ясмин» ансамблендә җырлый, шигырьләр иҗат итә. Үзе уңган, кунакчыл хуҗабикә гореф-гадәтләребезне саклап яши. Җәен Хәбибуллиннарның йорт алды бакчасында нәрсәләр генә үсми! Тормыш иптәше белән алар килгән һәр кунакны якты йөз белән каршы алалар. Дөнья үзгәрешләре, себер табигатенең искиткеч матурлыгы, күңеленең нечкәлеге аны шигырь язарга этәрә. Яңа китап авторы әңгәмәдә иҗат юлы турында:

- Илһамны мин кешеләрдән алам. Шигырьләремнең эчтәлеге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Күпчелек шигырьләрем себер табигате, туган авылым, мәхәббәт темаларына иҗат ителде, - дип сөйли башлады.

- Кайчаннан бирле шигырь язу белән мавыгасыз? Беренче язган шигырегезне хәтерлисезме?

- 4 ел элек беренче шигыремне мин рус телендә яздым. Әллә кайдан, көтмәгәндә рифмаланган шигъри юллар килде. Бу үзем өчен дә яңа ачыш иде. Җәен урманда искиткеч матурлыкны, сафлыкны үз күзләрең белән күреп, күңелдә төрле хисләр тоясың. Беренче шигъри юлларым да урманда булган вакытта тудылар.

- Сезгә кайсы темага иҗат итү якын? Яраткан шагыйрьләрегез, шигырьләрегез бармы?

- Аерым бер темага да өстенлек бирмәдем, бик якын булган темаларым юк. Йөрәк түремнән чыккан шигырьләрем әниемә, туган авылыма багышланганнар. Ә яраткан шагыйрьләрем - Габдулла Тукай, Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша. Иҗат юлына баскач, мин үземне яхшы якка үзгәрдем дип уйлыйм. Мин кызу кеше идем. Хәзер сабыр, игътибарлы булырга өйрәнәм.

- Яңа чыккан китабыгыз турында сөйләп китсәгез иде?

- 100 данә белән Тубылның «Полиграфист» нәшриятында чыкты. Шигырьләр җыентыгына 80 шигырем керде. Бу җыентыкта күпчелек шигырьләрем себер татар телендә. Соңгы 5 шигырь үзебезнең сазъяк арты татарлары диалектында язылган. Яңа чыккан китабымның презентациясен үткәргән Тубыл районы китапханәсенә рәхмәтләремне белдерәм, - диде.

Яз да җитте, кояш көлә,
Җиргә җылы тарала.
Ап-ак булып яткан карлар,
Тик нигәдер карая.

Лаеклы ялда булган, балалары, 11 оныгына сөенеп, аларга ярдәмләшеп яшәгән Дилә Хәбибуллинаны мактаучылар, шигырьләрен яратып укучылар күп.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836