Яркәү районы, Бурбарның апалы-сеңелле Гөлнура Руеваны, Дания Закированы авылдашлары хөрмәт итәләр, яраталар. Шәфкать туташы Гөлнура Винарис кызына күптән түгел 60 яшь тулса да, Яркәү район шифаханәсенә көн саен машинасы белән эшкә йөрүен дәвам итә. Аның нык, түземле булуына сокланырга гына кала.
Дания Винарис кызы Төмәндә икътисадчы-менеджер булып эшли. Уңышлы хезмәтен үти, коллегаларына булыша. Дания ханым белән тормыш иптәше хәзерге авыр чорда туганнарына, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә зур терәк. Балалары белән бергә булышырга һәрчак әзер торалар. Үзләренең шәхси йортларын тәртипкә китерделәр, ремонт ясадылар.
Әмма хәвеф-хәтәр аларны урап узмый. Бер көнне Дания ханым егылып авыр травма ала, озак дәвалана. Авыруны җиңеп чыга.
Апалы- сеңелле бертуганнарга үрнәк булып әниләре тора. Әниләре – Серафима Петровна Дәүләтбакова тормыш иптәше белән 5 бала тәрбиялиләр. Ул берничә ел сазъяк авылы – Иске Кәешкүлдә, соңыннан Бурбарда, аннары Яркәүдә балалар мәйданчыгында – “площадкада” шәфкать туташы булып эшли. Коллегалары белән куркыныч күз авыруы – трахома белән көрәшәләр. Серафима Петровна йөзләгән кешенең күзен саклап кала. Ул кешеләрне башка авырулардан да дәвалый. Фельдшер-акушер пунктларын ябалар, ә кешеләр авырудан туктамыйлар. Шәфкать туташы җилкәсенә авыруларны район үзәгенә җибәрү өчен транспорт табу төшә, кайбер вакытта үз акчасына дарулар сатып ала да мохтаҗларга бушлай тарата. Бүгенге көндә Серафима Петровна өлкән яшенә карамастан Бурбарда ветераннар советын җитәкли. Аның максаты – кешеләргә ярдәм итү.
Гөлнура һәм Дания Винарис кызлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган 5 бертуган Дәүләтбаковларның дәвамчылары.
Роза ХӘКИМОВА, тарихчы, Төмән шәһәре
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)