Наил Алан вафат

последние и лучшие новости искусства в мире

24-5Коточкыч сүзләр... Күңелнең ышанасы килми. Әле генә ялкынланып, кыю фикерләр белән татар халкын яклап, мәктәпләрдә туган телләрне кыскартуларга, мәдәни үсештәге кимчелекләргә ныклап тукталып һәм дә себер татарлары тормышы турында язды. Үз һөнәренә тугрылыклы, үзенә бик нык таләпчән, эшен җиренә җиткереп башкара белә торган татар халкының милли җанлы, ачык күңелле, кайгыртучан улы иде ул. Ә инде бүген интернет челтәрендә аның үлеме турындагы кайгылы хәбәр язылган. Йөрәк сыкрый...

Наил Алан (Хисамиев) 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туа. “Әтием Вазыйхның туган авылында дөньяга килгәнмен. Мин әниләргә, әбиләргә бай кеше. Әнием Зәкия Чистай ягыннан. Алан авылына укытырга килгәч, әти белән өйләнешкәннәр. Алар икесе дә укытучы иде. Әнием урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием гомере буе мәктәптә биология фәнен укытты. Ике яшь укытучы гаилә корып яшәүләре, мәхәббәт җимешләре буларак мин туганмын. Ләкин әнидә йөрәк чире булган, миңа 5 яшь булган вакытта әниемнең гомере өзелде. Икенче әнием дә бар, ул безнең авылныкы, аның исеме Сөембикә. Ул гомере буена авыл советында эшләде. Без гаиләдә өч бала үстек, Наилә исемле сеңлем, Артур исемле энем бар. Артурга һәм аның гаиләсенә рәхмәтләр яусын, төп йортның нигезен суытмадылар, шунда гомер кичерәләр”, - дип искә ала Наил Хисамиев “Ирек мәйданы” газетасы өчен биргән әңгәмәсендә. 1970 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Һәм татар телен укытырга Төмән өлкәсендәге татар авылына җибәрелә. Өлкәбездә әлеге яшь, энергиясе ташып торган егетне хуш күреп каршы алалар. Аны Төмән районының Шыкча урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Өлкә татар хәрәкәтендә дә актив катнаша тырыш егет. Кеше белән тиз арада уртак тел таба белгән, аралашучан татар филологиясе белгечен ул вакытта илдә шактый танылган “Төмән нурлары” ансамбле җитәкчесе Фәрит Хәкимов “Регион–Төмән” теле-радиоширкәте җитәкчесе Анатолий Омельчукка алып килә. Наил Вазыйх улын яңа ачылган өлкә татар “Дусларга сукмак” радио тапшыруының редакторы-алып баручысы итеп билгелиләр. Әлеге әңгәмәдә ул еллар турында болай ди: “Күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева бишенче курс башында безгә Себергә укытучылар кирәк дип сөйләде. Анда куе урманнар, елга, сазлыклар арасында үзенчәлекле телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче татарлар яши дип рухланып әкияти бер дөньяны сүрәтләде. Башта җиде кеше китәбез дип язылган идек, ләкин без Төмән якларына Фәнзилә Җәүһәрова белән генә чыгып киттек. Үкенмәдем, минем өчен зур мәктәп, тәҗрибә булды ул. Укытучы булып эшләдем, дәүләт радиосында татарча белгеч кирәк булгач, мине чакырдылар, шунда “Дусларга сукмак” исемле тапшыруымны булдырып, радиожурналистикага кереп киткәнемне сизми дә калдым. Укытучылык эшемне яратам, хәзер Прагада яшәсәм дә, татарча өйрәнергә теләгән татар яшьләренә курслар оештырып, аларны татарчага өйрәтәм. Төмәндә радиода эшләгәндә “Дусларга сукмак” тапшыруын ул вакыттагы бөтен Төмән өлкәсендәге, хәзер өч кисәктән тора бу яклар — Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округлары, Төмән өлкәсенең көньягы — бөтен татар-башкортлар тыңлый, хатлар язалар, шалтыраталар иде. Ул заманнарда интернет юк иде бит! Ә Себер татарлары өчен радиода татарча тапшыру булуы, анда үзләрен ишетү мөмкинлеге бер могҗиза. Атна саен кимендә йөзгә якын хат укый идек”. Себер якларында 17 ел эшли ул. Аның ягымлы, йомшак тавышы өлкәнең татарлар күпләп яшәгән һәр төбәгендә дә кайтаваз кебек яңгырый сыман. Ул булмаган, тапшыруларында яңгырамаган авыл калмагандыр. Һәркайда аны дәрәҗәле кунак көткәндәй хөрмәт белән каршы алалар. Башта аена 50 минут, аннары атнасына ике сәгать чыгып килгән тапшырулар Төмән өлкәсе татарлары тормышы энциклопедиясенә әйләнәләр. Аларда төрле темаларга урын бирелә, эфирга чыккан саен эчтәлекле, сыйфатлы мәгълүмат ишетергә мөмкин була. Ныклы фикерле, үткен сүзле татар журналисты булып җитешә ул Себердә. Озак еллар буе себер татарлары мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, татар авыллары, язучылары, укытучылары, танылган шәхесләре турында сокланып, яратып, хисләнеп сөйли, проблемаларны күтәрә, нәтиҗәләре белән дә таныштыра. Эчтәлекле, иҗади эшләнгән тапшырулары өчен Наил Хисамиев “Себер тракты” төбәкара радиофестиваленең Гран-приена, өлкә хакимияте, өлкә прокуратурасы Мактау кәгазьләренә һәм РФнең Мактаулы радисты исеменә лаек була, “Алтын тавыш” төбәкара бәйге бүләген, еллык нәтиҗәләр буенча “Регион-Төмән”нең “Алтын каләм”ен алуга ирешә.

Тик еллар үзгәрә, тапшырулар атнасына 25 минутка гына калалар. 1990 еллардан бирле “Азатлык” радиосы белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Наил Вазыйх улы аның татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов чакыруын кире кага алмый – 2007 елда Казанга “Азатлык” журналисты булып кайта. Аннары шул ук редакциягә Прагага эшкә китә. Анда да актив тормыш алып бара, татар җәмәгатьчелеге үткәргән чараларны оештыруда гел катнашып килә, Чехия татарларына гел булыша.

Мәдәният, мәгариф, кеше хокуклары кебек темаларга язылган аналитик мәкаләләр арасында себер татарлары тормышына караганнары да аз түгел иде.

“Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.

“Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен!”, - дип Наил Алан әңгәмәсен тәмамлый. Һәм чираттагы сәяхәте - Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. “Шаккатырырга, гаҗәпләндерергә ярата идең, шулай китеп тә барасың...”, - дип яза коллегасы Римма Бикмөхәммәтова.

Хуш, Наил Алан (Хисамиев)! Тыныч йокла! Син Төмән өлкәсе татарлары хәтерендә мәңге сакланырсың! Төмән татарлары сиңа бик рәхмәтле! Рухың Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

“Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, “Әдәби Төмән”
иҗат берләшмәсе әгъзалары, Фәрит Хәкимов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума