Материалы

Ак халатлы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Авыруларның хәлен җылы сүзе, йомшак карашы белән җиңеләйтү сәләтенә ия булган, миһербанлы, мәрхәмәтле, уколларны авырттырмый ясый белгән Радмила Маршал кызы Моратова Тубыл хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кече яшеннән бу һөнәр турында хыялланган кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Аның бу юнәлештә хезмәт итүенә быел 18 ел булган. Үзе яшь булса да, Радмила Маршал кызы 24 санитар, 19 шәфкать туташы белән җитәкчелек итә. Үзенең эше турында: ”Мин әле өлкән шәфкать туташы булып икенче ел эшлим. Гади шәфкать туташы булып эшләү күбрәк ошый иде.

Без нервылары какшаган, якыннары игътибарыннан мәхрүм булган, депрессиягә төшкән, авыр хәл, проблемаларын үзләре җиңеп чыга алмаган кешеләрне дәваларга тырышабыз, алар белән эшлибез. Әлбәттә, кайсыбер очракта нәселдән күчкән чирләр дә була. Безнең эш авыруга дару бирү генә түгел. Без авыруларның кәефләренә дә карыйбыз”, - дип сүзен башлады ул. Авыруларга вакытында дару бирелгәнме, укол ясалганмы, якыннары киләме? Бу сораулар да борчый өлкән шәфкать туташын. Колледжны тәмамлап, 9 ел авыр, онко авырулар белән эшли. ”Пациентлар белән сөйләшү, аларны тыңлый белү дә мөһим иде. Кызганычка, кешеләр ешрак акча артыннан куа. Дөньяда иң кыйммәте - сәламәтлек. Кеше тормышның, сәламәтлекнең зур кыйммәткә ия булганын яшәү белән үлем чигендә булганда гына аңлый”, - дип сүзен дәвам итте Радмила Маршал кызы. 12 май - Халыкара шәфкать туташлары көнендә Радмила Моратовага Төмән өлкә һөнәри шәфкать туташлары ассоциациясенең Мактау кәгазен тапшырдылар. Сайлаган һөнәрен яраткангадыр, ул хастаханәләрдә яңа медицина җиһазлары, яңа юнәлешләр, авыруларга ярдәм итәрдәй дарулар булдыруны чын күңеле белән кайгырта. Ә якташларына ул бер-берсенә игътибарлы, игелекле, ярдәмчел, хәсрәтләрне уртаклашып яшәүләрен теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума