Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Балаларыбыз җыр-моңга сәләтле”

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә 2015 елда 20 ел тулды. Террактлар куркынычсызлыгы сәбәпле, юбилей тантанасы кичектерелде. Без юбилей уңаеннан “Яңарыш” газетасында  өстәмә белем бирүче укытучыларның хезмәтен яктыртабыз.

Төмәннең 9нчы мәктәбендә Зенфира Галимҗан кызы Дворянских (өстәге рәсемдә) 4нче сыйныфта татар этномәдәни компоненты  белән җыр дәресен үткәрде.

Бәйрәмчә бизәлгән кабинетта парталар артында утыручы укучы кызлар шат йөз белән укытучыны каршы алдылар. 

Балалар тиз темп белән “Ак чәчәк ата, гөл чәчәк ата” җырын җырладылар. Ял итеп алу өчен уеннар уйнадылар.

“Таң йолдызы” балалар фестивалендә өч тапкыр лауреат булган Зәринә Әхмәтҗанова моңлы  тавышы белән “Көзге яңгыр” җырын башкарды. Зенфира Галимҗан кызы укучыларга “Яшә син, туган илем” дигән яңа өйрәнә торган җырның сүзләрен таратты.

Шулай ук “Таң йолдызы” фестивале лауреаты Лилия Шәмсетдинова сугыш темасына багышланган  “Күрәсем килә” һәм “Читегем” дигән, Карина Кәримова дәртле итеп ”Туган як” җырын рус телендә, укучылар аерым татар телендә хор белән җырладылар.

Дәрес уеннар белән үрелеп бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Без Зенфира Галимҗан кызыннан эше турында сорадык.

- “Этнос” балалар үзәгендә 10 ел эшлим. Хезмәтемне бик яратам. Һәр елны Халыкара толерантлык көненә, “Хорлар көрәше”, “Без төрле - без бергә” конкурсларында катнашабыз.  Инде “Этнос”ның 20 еллык юбилеена, “Таң йолдызы” фестиваленә  әзерләнәбез.

 Дәресләргә уртача  40 татар баласы йөри. Дәресләр  атнасына  2 сәгать мәктәпләрдә дә, үзәктә дә үткәрелә. Әле 39нчы мәктәптә дә 1-4нче сыйныфларны укытам.  3нче сыйныф ике төркемне тәшкил итә. Алар көн аша алышынып укыйлар. Балалар теләп йөриләр, ата-аналар да шатлана. Мәсәлән, Даша Мальцева рус милләтеннән, дәресләргә зур кызыксыну белән керә. Аеруча күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балаларына игътибар итәбез. Сабыйларыбыз җыр-моңга сәләтле, талантларын үстерү - бурычыбыз. Татар халык җырларының матурлыгын, күркәмлеген, байлыгын, көчлелеген күрсәтәсе килә. Әгәр дә татар җырларын җырламасак, мәдәниятебезне ни көтә? – дип сөйләде Земфира Дворянских.

Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбендә 1нче сыйныфта Наисә Камил кызы Гайнельянова (астагы рәсемдә) “Татар халкы мәдәнияте» дәресен  үткәрде. Дәрескә мәктәп директоры Алевтина Манкаева һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Кадыйрова керделәр.

Тактага татар хәрефләре эленгән. Укытучы балаларны хәрефләр белән таныштырды. Укучылар бигрәк тапкыр, җитез, өлгер, хәрефләргә тиз мисаллар китерделәр. Балалар ял итеп уйнап та алдылар. “Күрсәт әле үскәнем” дигән уенны бигрәк яраталар. Бер-берсен арттырып “маймыл” да, “керпе” дә, “куян”да, “аю”да булдылар. Укытучы буялышлар (раскраска) таратты. Кабинетта тыныч кына татар музыкасы уйнады. Укучылар төсле карандашлар белән рәсемнәр буядылар. Һәр баланың рәсеме фантазияләренә карап, үзгә булды. “Минем рәсем шундый матур, анда төрле төсләр күп: яшел үлән, кызыл чәчәк, сары кояш, зәңгәр күк”, - дип укытучы артыннан хор белән кабатлап, басып төрле хәрәкәтләр ясадылар. Дәрес күңелле узды.

Без Наисә Гайнельяновага кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

- Наисә Камильевна, “Этнос” балалар үзәгендә күптән эшлисезме, бүгенге көндә кайсы мәктәпләрдә укытасыз?

- “Этнос”та 1995 елдан бирле эшлим. Хәзерге көндә Төмәннең 72нче мәктәбендә (Войновка районы), Кырынкүл мәктәбендә, үзәктә 2шәр төркем татар балаларын укытам. Һәр төркемгә атнасына дүрт ярым сәгать бирелә. Фән “Татар халык мәдәнияте” дип атала. Моңа мәдәният тә, тарих та, татар теле һәм башкасы керә. Татар теле дәресләрен җыр, уеннар аша алып барабыз, 7 яшьтән укытабыз. Кайбер балалар үзәккә килгәндә “Исәнмесез!”  сүзен дә белмәгән булалар.

 - 20 ел элек татар теле яңа укытыла башлаганда беренче тапкыр дәрескә килгән балалар белән хәзергеләрнең аермасы бармы?

 - Аермасы күп түгел. Баланың ана телен ни рәвешле белүе бездән генә түгел, гаиләдән, якын-тирәдә кемнәр белән аралашудан да тора. 51-7Өендә ата-ана белән татар телендә сөйләшмәгән, балалар бакчасында өйрәнмәгән бала, 20 ел элек  белми килсә, хәзер дә шулай.

- Беренче укучыларыгызны күпмедер елдан соң очраттыгызмы, татар телен беләләрме?

- Очратканым бар. Туган телдә саф, матур сөйләшәләр, дип әйтеп булмый. Әмма уңай нәтиҗә бар. Димәк, үзәктә укулар тиккә  китмәгән, татарлык югалмаган, сеңеп калган. Шушы балалар үсеп җитеп, хәзер татар яшьләре оешмаларында актив катнашалар, “Себер йолдызы”, “Татар егете” конкурсларында көч сынашалар. Аларга карап чын күңелдән шатланам”, - дип сөйләде Наисә Камил кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836