Тубыл районы, Ишмәт авылында туып-үскән Нурия Яхъя кызы Маметова мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесында белем алганнан соң, туган авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Аннары Тубыл шәһәрендә яшәп, балчыктан сыннар әвәләүче остасына әйләнә. Лаеклы ялга чыгып, тормышындагы үзгәрешләр белән оста безнең белән уртаклашты.
- 2000 нче елда “Балчыктан сыннар әвәләүчеләр” дип аталган остаханә ачтык. Туристларны безнең остаханәгә интерактив экскурсияләргә алып киләләр иде. Бүген дә бу юнәлеш кирәкле, чөнки кызыксынучылар бар. Үз эшең белән шөгыльләнүнең уңай яклары да күп, авырлыклар да очрый - салымнарны вакытында түләп барырга кирәк, аннары ял көннәребез дә булмады. Хәзер минем һөнәремне олы кызым Ленага тапшырдым. Ул үз теләге белән балчыктан сыннар әвәләргә өйрәнде. Үзем дә, авылга күченеп кайтсам да, балаларга ярдәм итеп, яраткан эшемне дәвам итәм, - дип сөйләде ул.
Нурия апа балчыктан әвәләгән сыннары белән төрле күргәзмәләрдә катнашып шәһәр һәм өлкә күләмендә танылды. Лена да шәһәребезнең яшь осталарының берсе. Кече бизнес юнәлешендә дә ул югалып калмады. Шәһәргә килгән кунаклар нәрсә белән кызыксына, туристларга нинди сувенирлар кирәклеген алдак ук белеп тора. Аның бүгенге планы - әнисе тапшырган эшне дәвам итү, үстерү. Әниле-кызлы бергәләп эшләнгән чүлмәкләр, кыңгыраулар якташларыбызга яхшы таныш. Ул: “Төркем белән килгән туристлар чүлмәкләрне үз куллары белән эшләп карарга теләк белдерәләр. Бу борынгы һөнәрләрнең берсе булып санала. Балчыкның да төрле төстәгесе, сыйфатлысы була.
Туристларга сөйләп, күрсәтеп биргәч, кызыксынулары тагын да арта”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Нурия Яхъя кызы соңгы елларда шәһәрнең реабилитация үзәгендә балаларны балчыктан сыннар әвәләргә өйрәтә. Өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән, төрле язмышлы, характерлы 23 бала белән уртак тел табып эшләү җиңел түгел. Аның себер татар мәдәният үзәгендә “Тылсымлы балчык” түгәрәген алып барганына да шактый вакыт узган. Авыл белән шәһәр аралары ерак булмаганына шатланып, ике эшне алып барырга өлгерә ул. Игелек юлына, гүзәллекне күрергә кулларыннан җитәкләп алып барган укытучы апаларын укучылары да ярата. Остаханәсенең киләчәге турында ул борчылмый. Тубылны юкка гына Себернең туристик үзәге дип атамаганнар, димәк, балчыктан сыннар әвәләүчеләрнең, яшь осталарның да киләчәге өметле. “Агач – яфрагы, кеше - һөнәре белән матур”, ди халык әйтеме. Нурия апа үзе киң күңелле, сабыр, аралашучан кеше, тормыш юлында Аллаһыга шөкер итеп яши.
Римма УМИТБАЕВА.