#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бер гаилә сезонына 500 мең сум акча эшли”

последние и лучшие новости искусства в мире

47-13Төмән өлкәсенең Яркәү, Вагай, Тубыл районнарында яшәүчеләр мүк җиләге, гөмбә, эрбет чикләвеге җыеп тапшырып, гаилә бюджетын шактый гына үстерә алалар.

Электән себер татарлары табигать байлыгы белән тукланып, аннан табыш алып яшәгәннәр, аучылык, балыкчылык – аларның төп кәсепләре булган. Заманнар алышыну бу һөнәрләрне бераз оныттырып торса да, колхозлар таралудан соң, янәдән әби-бабайларны туендырган яшәү ысулларына кире кайтырга туры килә.

Ә сынатмыйлар бит. “Гадәттә, себер халкы өчен көз август аеннан башлана. Бу фасылны халык телендә сунар вакыты дип йөртәләр. Тайгада беренчеләрдән булып козык (эрбет чикләвеге) өлгерә. Бу “байлыкны” аеруча ирләр җыя, хатын-кызлар, бала-чага эшкәртә: кедр агачыннан чикләвекне бәреп төшереп җыярга теләсә кем җөрьәт итә алмый. Чикләвек артыннан нарат җиләге (брусника), ә аннан соң тырнагүз (мүк җиләге) җитешә…. Табигать җимешләре бик нәзакәтле, ел саен булып тормый.  Җыям дисәң урынын, вакытын белү мөһим. Озын акча артыннан хәзер инде авыл халкы гына түгел, хәтта шәһәр кунаклары да, башка милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп тайга киңлекләренә юл тота. Акча ул милләтеңә, кайда яшәвеңә карамый, ә тырышып, җиң сызганып эшләүче кешегә тартыла”, - дип яза бу турыда Вагай районының Казанлы авылы кызы хәзер Бөтендөнья татар Конгрессында эшләүче Мөнирә Сәгыйдуллина.

Тырыш кеше теләсә кайсы вакытта да югалып калмый, татар халкы тиз арада тагын да яхшырак яшәү өчен мөмкинлекләр тапты. Шул урман байлыклары булмаса, эшсезлек чорында үзәктән еракта ничек көн итәр идең? Әнә кайбер гаиләләр елына яхшы машина алырлык акча булдыралар. Вагай районындагы татар авылларында зур өйләрдә мул яши халык, балаларын югары уку йортларында укыта, шул мүк җиләге, эрбет чикләвеген сатып, аларга фатирлар алырга булышалар. “Быел Казанлы авылында эрбет чикләвегенең капчыгын 1200 сумнан саттылар, әле аннары тагын да кыйммәтләнде. Үткән ел ул уңмады диярлек. Ә мүк җиләгенең бер килограммы 120-150 сумлап иде. Кайберәүләр төньякка барып җыеп кайттылар, - дип сөйләде Асия Зимагулова. – Күбрәк сазда кунып җыючылар: Нәзифә һәм Рөстәм Мөгайминовлар, Шәрәфетдиновлар, Саликовлар гаиләләре. Күп кешеләр көненә генә баралар. Сатып алучылар күп. Хәзер ул яктан уңайлы. Элегрәк авыррак иде”.

Аллаһы Тәгалә үзе җайлаган ахрысы монда: үзәккә якыннар эш хакы бирелә торган хезмәт белән шөгыльләнсәләр, эшсезлек хөкем сөргән районнарның табигатен бай иткән ул. Менә Яркәү районы авыллары урманнарында гөмбә мул үсә. Елына карап, көненә җидешәр мең акча эшләүче гаиләләр бар. Ә инде 5 ел элек көненә 25әр меңлек урман сыен сатучылар очраган. Быел табигать гөмбәгә дә саранрак. Җыючылар 1 сортлы гөмбәне – 80, 2нчесен – 40, 3нчесен 20 сум биреп кабул иткәннәр.

Авыл кешесенә көч түгеп җыйган мүк җиләге, чикләвек һәм башкаларын кабул итүче оешма – “Ягоды плюс” барлыкка килүе зур шатлык булды. Аның генераль директоры - бу эшне кечкенәдән үк яхшы белгән Эльмар Ибуков (ул уртада В.Якушев һәм Ю.Конев белән) Вагай районы, Тугыз авылында туып-үскән. “Озак еллар файдалы бу нигьмәтләрне җыючы булмады. Алдаучылар да күп иде: җыеп төяп китәләр, акчасын түләмиләр. Түләсәләр дә бик аз күләмдә. “Молоко” ширкәтендә сату бүлеге җитәкчесе булып эшләгән елларымда тәҗрибә туплап, элемтәләр булдырган елларым иде. Авылдашлар җыйган мүк җиләкләрен кая куярга белмичән: “Алып кит әле Төмәнгә, бәлки урнаштыра алырсың”, - дип машинама төяп җибәрәләр. Шунда мин бу бизнес белән ныклабрак шөгыльләнергә уйладым да инде.

2009 елдан үз оешмамны ачтым, мүк җиләге, эрбет чикләвеге, гөмбә үскән якларда кабул итү пунктларын булдырдым. Шунда ук аларны чистартып, эшкәртеп Төмәнгә алып киләләр. Монда тагын да сортларга аерып, туңдырып, төрәбез. Аннары тагын да сатучыларга озатабыз. Барлыгы 70ләгән исемдәге тауар әзерлибез. Сезонында 10 меңләгән кешегә эш урыннары бирәбез. Иң уңганнарын бүләклибез дә.

Гөмбәләр Яркәү районында күбрәк җыелса, мүк һәм нарат җиләкләре Вагай, Тубыл районнарыннан килә, нарат җиләген Ханты-Мансийск якларыннан ташыйбыз. Быел гөмбә бик аз булды, сыйфаты да начар иде. Ә болай урманда үскән барлык ашарга яраклы гөмбәне дә җыябыз. Эрбет чикләвеген бөтенләй җыя алмадык. Мүк җиләге дә уңмады. Моннан 3 ел элек аны 830 тонна җыйган идек. Бу уңайдан, милләттәшләремә зур рәхмәтемне җиткерер идем. Алар урман нигъмәтләрен җыюда сокланырлык өлгерлек күрсәтәләр. Вагай районында Тугыз, Меткә, Сөләйман, Казанлы авылларында яшәүчеләр шул мүк җиләге җыеп тапшырып кына көн итәләр. Мәсәлән, 4 кешедән торган бер уртача гаилә 5 тоннага кадәр бу җиләкне сатса, һәр килосы 100 сумнан гына да ул 500 мең сумлап акча эшләп ала. Шул акчага өйләр салалар, машиналар, югары белем алалар. Безнең җыючылар аларның өйләреннән, яисә җыйган урыннарыннан ук алып китәләр. Бик файдалы эш башкарабыз дип уйлыйм мин. Терлек үстереп кенә бик алга китеп булмый. Без саз артында урнашкан авылларга да барып җитәбез. Анда бик аз гына эш урыны бар. 300ләгән кешенең 30ына эш булса, калганы эшсез санала. Мүк җиләге белән еллык акча эшлиләр, кайберәүләр шәһәрдә ел буена да ул кадәр эш хакы алмыйлар.

Гөмбәне шулай ук татар авылларында яшәүчеләр тапшыралар. Тархан, Карбан, Карагай, Кортъегән һәм башка авыллардагы милләттәшләребез арасында көненә 15-20 килограммлап саткан гаиләләр бар. Аның килосы быел уртача 100 сумлап иде. Менә исәпләгез.

Безнең оешма халыктан салым түләтми, үзебез хөкүмәткә салымын түлибез. Ә беркая да салым түләмәүче җыючылар да күп. Быел менә халыктан алма кабул иттек. Төмәндә алма вак, әче булып үсә. Аннан җиләкләр белән кушып катнашма ясадык. Бик тәмле, файдалы килеп чыкты, теләп алалар”, - дип үз эше белән таныштырды Эльмар Ибуков. Киләсе елдан алар кара һәм кызыл карлыган, чия, кара миләш, сырганак кабул итәргә җыеналар.

“Ягоды плюс” оешмасы ил күләмендә узган күргәзмәдә сыйфатлы тауары өчен авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә алтын медальләр алырга да өлгерә. Мәскәүдә үткән “Алтын көз” күргәзмәсендә Гран-при яулый. Тауарларын мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр, санаторий-курорт оешмалары теләп кабул итәләр.

Матур яшәргә тырышкан кеше нинди генә реформалар булса да, югалып калмый, гел җаен таба.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836