Материалы

“Безнең көчебез бик зур”

последние и лучшие новости искусства в мире

23-3XVII «Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясенең Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә үткән “түгәрәк өстәл”е артында галимнәр, чит төбәкләрдән килгән кунаклар, туган тел укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар хәрәкәтендә актив катнашучылар тел, мәдәният, әдәбиятыбызны саклау турында сөйләшү алып бардылар. Чарага өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимергали Мирасов җитәкчелек иттеләр.

Ринат Насыйров халкыбыз арасында элемтә юклыгы, бергә җыелышып сөйләшүләр булмавы, һәркемнең үз эшен үзе генә башкаруы, мондый чараларда халыкның катнашмавы, гел үз фикеребезне үз арабызда гына бер-беребезгә җиткерүебез һәм башкалар турында фикер йөртте. “Без акыллы, рәхимле, белемле халык, безнең көчебез бик зур, без бер кешегә каршы түгел. Фикерегезне, эшегезне халыкка, үзегезгә ни өчен кирәклеген аңлап әйтегез, башкарыгыз – шунда гына алга китәчәкбез, ә болай матур киемнәр киеп, сүзләр әйтеп кенә кайтып китәргә кирәкми, сездән башка бер кеше бу эшләрне башкармаячак”, - диде ул.

Мәскәүдән килгән якташыбыз, язучы Мәхмүт Абдуллин себертатар халкы телен, әдәбиятын, фольклорын күтәрү өчен аларны өйрәнә торган фәнни институт булдырырга кирәклегенә басым ясады, титул исемебез булырга тиеш, диде.

Вәлимә Сәгыйт кызы докладында Конгресс башкарган эшләр турында сөйләде. Якутсктан килгән галим Иннокентий Новгородов себертатар халкына генетик тикшеренүләр үткәрергә, халык арасында сорашу үткәреп, аның проблемаларын барларга кирәклеген белдерде. Милли идеябез юклыгы, мәктәпләрдә миллилек юкка чыгуы (Бибинур Сабирова) кебек мөһим сораулар да күтәрелде. Тәкъдимнәр арасында киләсе елга «Сөләйманов укулары”н саз ягына багышларга һәм фәнни институт булдырырга дигәннәре аеруча игътибарга лаек дип табылдылар.

Быел профессор Хәнисә Алишина конференциягә яшь буынны җәлеп итүгә дә күп игътибар бирде. Конференциянең бер секциясендә Булат Сөләйманов шигырьләрен сөйләүчеләргә, аларга рәсемнәр ясаучыларга, өлкәбез шагыйрь-язучыларына багышланган стена газеталары чыгаручыларга сертификатлар, иң яхшыларына һәм чараны оештыруда актив катнашучыларга өлкә Думасы депутатларының махсус призларын тапшырды.

23-2Конференция кунаклары аннары Ямбайга Булат Сөләйманов каберенә чәчәкләр салырга юл алдылар.

14-31 май көннәрендә өлкә фәнни китапханәсендә татар шагыйре, Россиянең язучылар союзы әгъзасы Булат Сөләймановка багышланган күргәзмә эшләде. Анда китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова фондтан алынган шагыйрь тормышы турында төрле документлар, китапларын, аның турында язылган җыентыкларны урнаштырган иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума