Күптән түгел үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылаган Яркәү районы, Тархан авылында яшәүче Әмирхан Бәширов өлкә депутаты Александр Анохин исеменнән: «Туган авылыгызның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Урманчы вазыйфасында сезнең һөнәри эшчәнлегегез, тормыш тәҗрибәгез һәм авыл халкы арасында абруегыз яшь буынны тәрбияләүдә зур файда китерә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, озын гомер телибез», - дип язылган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ә бу көннәрдә хатыны Рауза Касыйм кызы белән гаилә корып яшәүләренә 50 ел булган булыр иде. Кызганычка, хатыны гаиләсен, якыннарын олы кайгыга салып, 2020 нче елда вафат булды. Әмирхан Хәсән улы Алтын туйларында Раузасы белән парлашып утыра алмаганына эчтән генә өзгәләнә. Ә ярты ел элек ул бертуган апасы – Ләлә Хәсән кызын соңгы юлга озатты. Ир кеше күңелендәгесен читкә чыгарамы ни соң?! Бары авыр көрсенеп, белгән догаларын укып, һәр җомгада мәчеткә ашыга...
Хатыны - Рауза Касыйм кызы 1951 нче елның апрель аенда дөньяга килә. Яркәү районы, Карагай авылында үсеп, Иске Александровка мәктәбендә тулы булмаган белем алганнан соң, 1968-1972 нче елларда Тубыл зооветтехникумында ветеринар һөнәре буенча белгечлек алып чыга. Юллама буенча ул Иске Александровка авылына, “Междуреченский” совхозына эшкә җибәрелә. Биредә Тархан авылы егете Әмирхан Хәсән улы белән танышып, 1972 нче елда бәхетле гаилә корып җибәрәләр. Яшь киленне Тархан авылы фермасына осеменатор итеп билгелиләр. Әмирхан Хәсән улы урманчы вазифасын башкара. Авылда төпләнеп, зур, заманча йорт төзиләр, бердәнбер уллары Моратны балачактан хезмәттә чыныктырып, мәрхәмәтле, максатчан итеп үстерәләр. Әти-әниләрен карап, хөрмәт белән соңгы юлга озаталар. Торгынлык еллар башланып, совхозлар таркалгач, Рауза Касыйм кызы “Төзүче” ярдәмче хуҗалыгында сыер савучы булып лаеклы ялга чыкканчы эшли. Аның уңганлыгын, аш-суга осталыгын авыл халкы әле дә мактап сөйли.
Ләлә Бәширова 1934 нче елда Карагай авылында Нәфисә Баһаветдин кызы белән Хәсән Гомәр улы Бәшировлар гаиләсендә туа. Ул елларда әтисе укытучы булып эшли. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр. Ләлә Хәсән кызы балачактан әтисе кебек белемле булу турында хыяллана, шуңа бик тырышып укый. Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташларының күбесе авылда эшләп калалар, ә ул 1957 нче елда Төмән кооператив училищесына укырга керә. Кулына таныклык алгач, башта сатучы, аннары ревизор булып эшли. Ләкин китап укырга, халык белән аралашырга яраткан, cәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгән ханым үзенең күңеленә килгән һөнәр алу турында уйлана. Һәм 1963 нче елда мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре курсларын үтеп, 1 ел Бурбар авылы китапханәсендә, аннары Тархан мәктәп китапханәсендә эшли. Бераздан аңа клуб мөдире вазифасын ышанып тапшыралар. Яраткан хезмәтендә ул лаеклы ялга чыккач та, тагын берничә ел эшли. Мактаулы хезмәте өчен Ләлә Хәсән кызы күп тапкыр район күләмендә Рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә. Тормыш юлында күптөрле киртәләрне җиңеп, тормыш иптәше Фәйзрахман Мөхәммәтҗанов белән 5 бала үстерәләр. Иптәше үлгәч, ул 11 оныгы, 5 нәбәрәсен тәрбияләүдә балаларына зур ярдәм күрсәтә. 1990 нчы елда Ләлә Хәсән кызы дин юлына баса, үзлектән догалар ятлап, гарәпчә укырга өйрәнә, мәчеткә йөри, намазын калдырмый, ураза тота, мәчет салынган авылларга садака итеп акча җибәреп тора. Кызганычка, 14 февраль көнне Ләлә Хәсән кызы бакыйга күчте.
Әмирхан Хәсән улы алар турында җылы истәлекләрен күңел түрендә кадерләп саклый.
Рәүфә КАНГАЗИНА