Материалы

Шахтер егетенә 80 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

Җир-анабыз балаларыннан нигъмәтләрен жәлләми. Суын, тозын, газын, кара маен, ташкүмеренме мулдан бирә. Төмән районында урнашкан Талымхан авылыбызда шахтер егетебез бар. Ул күп еллар дәвамында Пермь якларында шахтада эшләгән, җир куеныннан кара таш чыгарган.

Фатыйх абый Мөхәммәдьяров сугыш башланганда, әле тумаган да була. Әхмәталый Хәнәфи улы 1941 елның җәендә хәрби комиссариат чакыруы буенча фронтка җибәрелә. 1942 нче елның 23 апрелендә алтынчы бала булып Фатыйх дөньяга килә. Бераздан Нурулла белән Нургали абыйлары сугышка китәләр. Күз ачып йомганчы, дүрт ел үтеп тә китә. Гаилә түгәрәкләнә. Мәрхәбикә әбинең шатлыгы эченә сыймый, иптәше дә, ике улы да гаиләгә җиңү алып кайталар.

Фатыйх авыл мәктәбендә башлангыч белемне алып, 5-6 сыйныфларны Төмән шәһәре мәктәбендә укый. Тиз арада ул үзенең абыйлары сыман озын буйлы, таза булып үсеп тә җитә. 16 яшьлек егет 1958-1959 нчы елларда Төмән районының Успенка авылына барып, 1 нче СПТУда белем алды. Тырышып укып, механизатор, комбайнчы, тракторчы таныклыгын алып кайта. Туган авылына кайтып, хезмәт биографиясен ачып җибәргән егеткә Төмән хәрби комиссариаты “отсрочка” биреп, яңадан Успенкага барып, шоферлыкка укырга юллама бирелә. “Калинин” исемендәге совхозда тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен ташлап, егет яңа һөнәр ала. Егерме яшендә генә армия сафларына алына. Өч ел дәвамында Свердлау өлкәсендәге Каменск, Уральск шәһәрләре аэродромнарын чистарта, шофер буларак, самолетларга очар мәйданчык әзерли. 1965 елда намуслы хезмәте өчен солдатка “Бөек Ватан сугышына 20 ел” медале тапшырыла. Хәрби хезмәтен тәмамлап, Фатыйх Әхмәталый улы “Тюменьнефтегаз”да машина йөртүче булып эшли.

Ул 25 яшендә өйләнеп, 1968 елда кызы Гөлнара туа. Менә 1971 елда яшь гаиләдә зур үзгәрешләр булды. Берзаман танышлары Фатыйхны үзләре белән экскурсиягә алып баралар. Ул беренче мәртәбә үз күзләре белән шахтаны күрә. Шунда аны җир куенындагы ялтыравык ташлар кызыксындыра, ул шахтер булып мең метр тирәнлегендә эшләргә карар кыла. 21 ел дәвамында 1992 нче елга хәтле Пермь өлкәсендә урнашкан “Шумихинская” шахтасының Кизеловский күмер бассейнында хезмәт итте, тиз вакыт эчендә бригадир булып өлгерде.

Фатыйх Әхмәталый улыннан җир астында бөтен эшләрнең механизацияләнгәнлеген белдек, атнасына ике көн ял, алты сәгатьлек эш көне булуын, сменада биш шахтер эшләгәнен, җир астына лифт белән төшеп йөрүләрен сөйләде.

Бүгенге көндәге эшләүче шахтерлар язмышы өчен абый бик борчыла, алар турындагы яңалыклар белән кызыксынып тора. Ташчыларның хәлен дә ул яхшы белә. Авыр хезмәтләре өчен хөкүмәт ташчыларга вакытында аена ике мәртәбә хезмәт хакын биргән.

“Эшемнән фатир бирелде, хатыныма эш, кызыма балалар бакчасында урын бирелде”, - дип сөйли Фатыйх абыебыз.

1992 елның апрелендә 50 яшендә шахтер абыйны лаеклы ялга озаталар. Тырышып эшләгәне өчен аңа бик күп мактау кәгазьләре, төрле билгеләр, акчалата премияләр бирәләр. Ялга китсә дә, ул тик ятмый, Кизель шәһәрендә тагын ун ел дәвамында МЧСта шофер булып эшли. 2002 нче елда 60 яшендә туган якларын сагынып авылына кайта. Менә инде 20 ел дәвамында хатыны Оксана белән бик тыныч кына Талымханда яшиләр. Яраткан хатыны авыр чакта иренә ярдәм кулын сузды, аңа терәк булды. Фатыйх абыебыз үзе баянда да оста уйный, шахтер көйләрен уйнап, күпме кешене таң калдырган, гармунчы гына түгел, шахматчы да әле ул.

80 яшьлек юбилее уңаеннан аңа тыныч көннәр, сәламәтлек, ак бәхетләр, рәхәттә тагын бик күп еллар яшәвен телибез.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума