Чыршы бәйрәме кунаклары

последние и лучшие новости искусства в мире

2-11Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Быел төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар белән матур итеп бизәлгән яшел чыршы, искиткеч гүзәл костюмнарда әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны каршы алдылар. Яңа ел бәйрәме балаларны могҗиза дөньясына чакырды. Шәһәрнең беренче мәктәп интернатыннан килүче балалар өчен бию тамашасы оештырылды. Балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, күңелле аралашып, биеп, җырлап, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алып, онытылмаслык хисләр белән вакытларын үткәрделәр.

Бәйрәмдә 15 нче мәктәп укучылары уйнап, җырлап ял иттеләр. Бәйрәм атмосферасына чумган кунаклар кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай, Кар кызы, Кар бөртеге, Урман җыештыручысы җыр-биюләрдә, чыршы янында әйлән-бәйләндә балалар белән бергә катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр. Килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Һәркем үзенең сәләтен күрсәтергә тырышты, алар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар. Чарада катнашучылар Кыш бабай һәм Кар кызының кулыннан бүләкләр алып, шатланып, чыршы бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, саубуллаштылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума