Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эшен яратып башкаручы табибә

последние и лучшие новости искусства в мире

24-7Гомерен табиблыкка багышлаган Юлия Фәрук кызы Маметова Уват районының Өге авылында туа. Аларның гаиләләрендә шәфкать туташы, табиб булып эшләүчеләр булмаса да, ул кечкенә вакытыннан ак халатлы һәм “хастаханә” рольле уеннарны ярата. Юлиянең әнисе Рәйсә Шәүкәт кызы - укытучы, әтисе Фәрук Тимерхан улы – инженер. Юлия сигезенче классны авылда тәмамлап, укуын Тубыл шәһәренең унөченче мәктәбендә медицина классында дәвам итә. Төмән дәүләт медицина университетына укырга кереп, уку йортын уңышлы тәмамлый һәм күңеленә якын булган һөнәре буенча эшли башлый. Әти-әнисе кызларының гомерен табиблыкка багышлаганына шатланалар.

Чөнки бу һөнәр ияләре миһербанлы, игелекле, ярдәмчел кешеләр. Юлия Фәрук кызы: “Хезмәт юлымны үз районыбызда, Туртас авылында участковый, стационар терапевты булып эшли башладым. Көне-төне эш. Хастаханә өем сыман булды. Кызым Латыйфа гел янымда иде. Еш чирләгән баланы бакчага йөртеп булмады. Аннары Аромашево хастаханәсенә УЗИ ясаучы табибә булып эшкә урнаштым. Монда да кызымны бергә эшкә алып бара идем. Аромашевода икенче кызыбыз Сафина туды. Кызганычка, кызларымның икесе дә астма белән авырыйлар. Балалар бакчасына йөрсәләр, гел вируслы авырулар ияртәләр. Ярый әле тормыш иптәшем Рөстәм ярдәмчел кеше. Балалар белән больничныйда ул утыра, уколны да үзе куя”, - дип әңгәмәбезне башлады. Игътибарлы, өлкәннәргә ихтирамлы, кешелекле яшь табибны биредә яраталар. Быел Юлия әти-әниләренә якынрак дип, гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күченеп, поликлиникага эшкә урнаша. УЗИ үткәрү кабинетында үзен күреп шатландык, ул бик тә җаваплы, үз һөнәрен яраткан оста булып танылды. Бу юнәлешне яхшы үзләштергән ультрадиагностика табибәсе: ”Бүгенге көндә сәламәтлекне саклау өлкәсендә УЗИ үткәрүнең, ультратавыш ярдәмендә тикшерүнең әһәмияте зур. УЗИ кешегә зыян китерми. Табибларга эчке органнарны күреп, дөрес диагноз куярга, дәвалау юлларын табарга зур ярдәм күрсәтә. Без замана медицина җиһазларын үзләштерергә тырышабыз. Күпчелек очракта, кеше гомере табиб кулында, дип әйтәләр. Дөрес диагноз куеп, авыруларны дәвалау юлларын табып кешеләргә ярдәм итә алсак, без игелекле, җаваплы эш башкарабыз, дип әйтә алабыз. Сәламәтлекне ныгытуда профилактиканы да онытмаска чакыра замана медицинасы. Тубылда ультратавыш белән диагностикалау кабинетына чират зур түгел, чөнки кешеләр талонны алдан алып, вакытында киләләр”, - дип сөйләде. Кабинетка кергән һәр кешегә Юлия Фәрук кызы җылы сүз таба белә, тынычландыра, аңлата, киләчәккә өмет уята. Курсларда белемен күтәреп, осталыгын арттырырга тырышкан, эшен яратып башкарган табибә тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли. Юлиянең балачак хыяллары тормышка ашкан. Ул теләгән һөнәрне сайлап, югары белем алып, кешегә кирәкле эшне башкаручы якташыбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836