Материалы

Фольклорчыларыбыз Марий Элда сынатмадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

41-15Өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә фольклорчыларыбыз Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада үткән «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленә барып кайттылар. Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Марий Эл Республикасындагы мәдәният, матбугат һәм милли мәсьәләләр министрлыгы, Татар мәдәнияте үзәге, халык иҗаты һәм мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге үзәге ярдәме белән оештыралар. 23-26 сентябрь көннәрендә быелгы фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән һәм Кырымнан иҗат төркемнәре катнашалар. Бәйрәм барышы, уңышлары белән безне Вәлимә Сәгыйть кызы таныштырып китте:

- Өлкәбезнең иң яхшы фольклорчылары белән бик яхшы автобуста быелгы “Түгәрәк уен” бөтенроссия фольклор фестивале узачак Марий Элга юл тоттык. Медведев районының Куяр поселогындагы «Каменная речка» санаториена урнаштык. Ачылу тантанасында Татарстан һәм Марий Эл министрлыклары, татар оешмалары вәкилләре катнаштылар. Алдагы көннәрдә төрле номинацияләр буенча конкурсларда чыгышлар булды. Кичен чигү, дәф уен коралында уйнау, балалар халык уеннары буенча мастер-класслар үтте. “Шытыр-шатыр” һәм “Тамаша” ансамбльләре Бәрәңге, Мари-Турек районнарындагы ике авылга концертлар белән бардылар. Һәм, әлбәттә, “Кичке уеннар” фестивальнең традициясенә әверелде инде. Тагын да этнофильмнар карап, “Түгәрәк уен” журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашуда, иҗат лабораторияләрендә катнашып билгеләнгән көннәр сизелми дә үтеп киттеләр.

Санаторийда чыгышлар өчен заллар аз булганга, жюри әгъзалары икегә бүленеп эш иттеләр. Быел Волгоград өлкәсе татарлары һәм Кырымнан да милләттәшләребез катнаштылар. Коллективлар нык әзерлекле иделәр. “Түгәрәк уен”ның колачы киңәя. Җыр, бәет-мөнәҗәтләр буенча бәйгеләр аерым бүлмәдә генә үттеләр. Бу башкаручыларга берникадәр кыенлыклар тудырды. Сәхнәдә чыгыш ясап, тамашачыны тоймау аларга үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәтергә комачаулады. Нәтиҗәләр буенча Төмән районының Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-шатыр” балалар фольклор-этнографик,  Ялутор районының Аслана мәдәният үзәгенең Ильяс Бакиев җитәкчелегендәге “Тамаша” фольклор ансамбльләре, Фатыйма Ибраһимова II дәрәҗәдәге лауреат исемнәрен яуладылар. Ә Түбән Тәүде районы, Тарман авылының Екатерина Әхмәтҗанова әйдәп килгән “Саз” фольклор-этнографик, Тубыл шәһәренең “Илһам” (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова) фольклор-хореографик ансамбльләре III дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына лаек булдылар. Яшь мөнәҗәтләр башкаручыбыз Елена Вәлеева да сынатмады, аны өметле мөнәҗәтче итеп билгеләделәр. Шулай итеп, Төмән өлкәсе гомуми нәтиҗәләр буенча барлык коллективлар арасында беренчелекне алды. Жюри әгъзалары булган материал белән генә тукталып калмаска, ә авыллардан яңа җыр-биюләр, бәет-мөнәҗәтләр, йолалар эзләргә кирәклегенә, бай фольклорыбыз әле үзенең мөмкинлекләрен ачып бетермәгәнлегенә басым ясадылар. Гала-концертка “Шытыр-шатыр” һәм “Тамаша” ансамбльләребезне чакырдылар.

Киләсе елга “Түгәрәк уен” фольклор фестивале Кырымда үтә дип хәбәр иттеләр.

Язып алды Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума