Материалы

“Җитәкчебез белән горурланабыз”

последние и лучшие новости искусства в мире

23-19Җиңү көнендә Түбән Тәүде районы, Эске авылында “Девятьяров” хуҗалыгында зур бәйрәм булды. Үгез суеп шашлык ясадылар, ит шулпасы пешерделәр. Тантана саф һавада үтте. Оешма җитәкчесе Басыйр Әхмәт улы Девятьяров хезмәткәрләргә диплом-грамоталар, премия, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Икмәк пешерүчегә, шофер-механизаторга, сыер савучыга өч йорт төзелә башлады; эше быел тәмамланачак. Хуҗа ике эшчегә йортлар сатып алырга акча бирде. Берничәсенә Тараскүл санаториена путевкалар тапшырды, быел анда 30 эшче ял итте. Басыйр Әхмәт улы хезмәткәрләренә нык булыша, мәсәлән, машина-трактор мастерское мөдире Мәкъсуд Калбаевка яңа гына капиталь ремонттан чыккан “МТЗ-82” тракторы бүләк итте, машинасының гаражын ясашты.

Механизатор Мансур Калбаевка янкорма салырга булышты, йортына җылыткыч кертте. Ялгызы 10 сыйныфта укучы баласын тәрбияләүче сыер савучы Венера Казанцева йортының түбәсен алыштырдылар һәм җылылык кертелде. Яшь терлекләрне (таналар) карау буенча оператор - 39 ел стажлы РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтнамәсе белән бүләкләнгән Рауфат Хучәхмәтовка Җиңү бәйрәме алдыннан «ВАЗ-2131» Нива машинасын бүләк итте. (рәсемдә). Һәр ярты елда татар милләтеннән булган хезмәтчәннәрен “Яңарыш” газетасына яздыра. Эшләренә олы бәя биреп, аларны шулай зурлаган җитәкче башкалар өчен үрнәк. Без Әхмәт Басыйр улы белән чын күңелдән горурланабыз, исәнлек-саулык телибез.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума