Материалы

Йөзьяшәрләр сафына басучы

последние и лучшие новости искусства в мире

23-5Кактамак авылында яшәүче Зәйтүнә Гаяз кызы Шакирова 90 яше белән котларга килгән кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады. Гармун уйнап, җырлап-биеп килеп кергән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл ветераннар советы әгъзаларын күрүгә, әбинең күңеле тагын да күтәрелде, сөенечен яшермичә, хәтта ул гармунга кушылып җырлап, биеп тә алды. Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котлап халыкны социаль яктан яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм Ялутор район хакимияте башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм “Районның йөзьяшәрләр клубының хөрмәтле әгъзасы” дигән таныклык тапшырды. Зәйтүнә Гаяз кызы дәүләт башлыгы һәм якташларының игътибарын бик сөенеп кабул итте.

З.Шакирова 1928нче елда Кактамак авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе кибетче булып, әнисе фанера фабрикасында эшли. Ул чакта алар яңа, матур йортта яшиләр. Зәйтүнә Гаяз кызына 10 яшь тулгач, әниләрен 3 бала белән калдырып, әтиләре үлеп китә. Сугыш елларында яшь кыз хат ташучы булып эшли. Укый-яза белмәгән авылдашларына фронттан килгән хатларны укый, җавап хатлары яза. 1943нче елда ул 8нче сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлап, “Кызыл урак” колхозында эшли башлый. Бераздан белемле кызны китапханә мөдире итеп билгелиләр. Көн саен ул ферма һәм кырда эшләүчеләргә газета-журналлардан яңалыклар укый. “Яшәү һәм эшләү шартлары авыр булды, әмма берәү дә зарланмады. Халык Җиңү өчен эшләгәнен яхшы аңлады”, - дип әйтә Зәйтүнә Гаяз кызы. 1946нчы елда сөйкемле, эшчән кызга фронттан кайткан авылдашы Миннегәрәй Шакиров гашыйк була. Озакламый алар гаилә корып, 4 бала үстерәләр, аларга яхшы тәрбия бирәләр. Зәйтүнә Гаяз кызы 12 ел дәүләтләт иминият компаниясендә страховка ясаучы булып эшли. Фидакарь хезмәте өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, медаль-билгеләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә 8 оныгы һәм 19 нәбәрәсе булган Зәйтүнә Гаяз кызы кече улы гаиләсендә яши. Әбиләренең гомер бәйрәменә багышлап оныклары тормыш юлын чагылдырган стена газетасы ясаганнар. Килене Кәшифә Закир кызы кунакларга әниләренең Шакировлар токымының 32 кешесе өчен иң хөрмәтле кеше икәне турында сөйләп үтте. Социаль хезмәткәр Римма Каташева, ветераннар советы әгъзалары Зәйтүнә Мирхәлилова белән Майнур Зарипова, туганы Ракия Бикчәнтаева әбигә изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм кичәсендә “Умырзая” (җитәкчесе Э.Гарипова) ансамбле матур җырлар башкарды. Җырчы Юлдаш Кәбиров, баянчы Сәйфулла Мирхәлиловның чыгышлары да юбилярга күтәренке кәеф өстәде. Аннары Шакировлар кунакларны бәйрәм табынына чакырып, милли ашлар белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума