Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кайтмадылар!”

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алган гаять тырыш, уңган, гадел, кешелекле якташыбыз Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова яши. Ул озак еллар “Большевик” колхозында терлек фермасында сыер сауган. Гел алдынгылар рәтендә булып, намуслы хезмәт башкарган. Хәзерге көндә төзек, пөхтә, җыйнак йортларында улы Эдик тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Сеңлесе - ветеран укытучы Фәридә Йосыпова белән урамның ике очында яшәсәләр дә, көн саен очрашып хәл белешәләр.

Сорур Рәхмәтулла кызы Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Шушы дәһшәтле елларга туры килгән сабыйларның балачаклары барысының да бертигез үткән дияргә була. Ачлык-ялангачлыкны, нужаны, юклыкны башларыннан артыгы белән кичергәннәр. Без Сорур апа белән очрашып, балачак вакытын искә алдык.

- 1932 елда Киндерледә туганмын. Гаиләдә биш баланың икенчесе идем. Әтием Рәхмәтулла Хәйрулла улы сугышта катнашты. Сугыш бара, яралы әтине Төмәннән атка төяп алып кайттылар. Өйгә күтәреп алып керделәр, бер күзе сукыр, кыйпылчык эләккән. 1964 елны 59 яшендә яралардан вафат булды. Әнием Әминә Сафиулла кызы җитез, уңган, булган, көчле хатын-кыз иде. 9 яшемнән язын әбиләргә ияреп кырга черек бәрәңге казырга йөрүем, җәен яр буена терлекләрне каршы алырга чыгуым истә калган. Сугыш елларында түрәләр икмәкне соңгы бөртегенә кадәр кырып-себереп дәүләткә тапшырдылар, без ач яшәдек. Элек авылда хәзерге шикелле буш йортлар булмаган, һәр өйдә 7-8 бала тәрбияләнгән. Шуңа күрә кеше саны да күп булган. Суны елгадан ташыдык, авылда шәхси бер генә кое бар иде, хуҗасы кулланырга рөхсәт бирмәде. Мунчага да, кер юарга да, терлеккә дә елгадан алдык.

Сугышка китүчеләрне бөтен авыл белән озата чыгабыз. Бер вакытны атка төялеп китеп баручылар чана белән егылдылар. Ырым буенча, яуга юлга чыкканда егылсаң, исән кайтасың. Егетләр кайтырлар дип әй, шатландык, әмма аларның берсенә дә туган җиргә аяк басарга язмаган икән. Кайтмадылар! Әтинең абыйсы Хәбибулла Хәйруллин да мәңгелеккә яу кырында ятып калды, - дип сөйләде Сорур апа.  

Ул Хәял Әсәдуллин белән бәхетле тормыш кичергән, кызганычка каршы ире иртә вафат булган. Иң күңелле яшьлек елларын бик сагынып сөйләде. Сорур Рәхмәтулла кызын авылдашлары хөрмәт итәләр, ул туганнарына, күршеләренә ярдәмчел. Һичкайчан төшенкелеккә бирелми, эштән ямь табып яши.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836