Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Картаямыни соң йөрәк?..

последние и лучшие новости искусства в мире

47-315 ноябрь көнне Роза Ниязовага 90 яшь тулды. Ул күп еллар Күкрәнде мәктәбендә башта башлангыч классларда, соңыннан өлкән классларда рус теле һәм әдәбиятыннан укытты.

Безнең мәктәптә бик көчле, иҗади, энергиясе ташып торган укытучылар коллективы эшләде. Роза апаның әтисе Ваһап абый Әхмәтов үзенең янына алдынгы укытучыларны туплады. Бу традицияне аның улы Газиз дәвам итте.

Безнең буынга да шундый гүзәл укытучылардан белем алырга насыйп булды. Әйткәнемчә, Роза апа мәшһүр укытучы һәм директор Ваһап абый гаиләсендә туа. Ул бик зиһенле, бик тиз отып ала торган, мәктәптә алдынгы укучы була. Ләкин балачагында бик зур кайгылар кичерә. 9 яшендә әнисе үлеп китә. Тагы ике елдан әтисе Ваһап абый вафат була. Сталин палачлары аны кыйнап, эшлектән чыгарганнар. Нинди кайгылар булса да, белемгә сусау үзенекен итә - Роза апа Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Ул да, абыйлары Газиз һәм Әдип кебек, укытучы булырга омтыла. 1950 елны, училищены тәмамлап, туган авылы Күкрәндегә укытучы булып кайта. Шул вакытта яңа гына флоттан хезмәт итеп кайткан яшь, матур Камал Ниязовка кияүгә чыга.

Роза апаның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу: ул 1950 елда Күкрәндедә эшли башлаган, 1988 елны шул ук мәктәптән лаеклы ялга чыккан. Роза апа – зур интеллект иясе. Ул дәресләрен бик тере һәм актив рәвештә алып бара иде. Укучыларны да шулай актив булуларын таләп итте. Ул дәресләрен шаблон, стандарт буенча гына алып бармый, төрле ысуллар кулланып, укучыларын кызыксындыра белә иде.

Роза Ваһап кызы училище белән генә чикләнми, югары белемгә омтылу теләге Алабуга педагогия институтына алып китә. Уку йортын бик уңышлы тәмамлап, өлкән классларда рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый.

Роза апа Камал абый белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Өлкәне – Мансур, үзенең тормышын авиация белән бәйли. Мин Мансур белән 10 ел бергә укыдым. Безнең класста бик талантлы, күпкырлы, интеллектуаль үсешле укучылар җыелган иделәр. Мансур шуларның берсе булды.

Мансур киң күңелле, кеше белән бик тиз танышып, аралашып китүчән, һәркем белән дусларча мөнәсәбәттә иде.

Күкрәнде мәктәбен тәмамлап, рус мәктәбенә укырга киттек. Аны да бик уңышлы тәмамладык. Мансур авитехника училищесына керде. Күп еллар төньякта авиатехник, бортмеханик булып, вертолетта очып йөрде. Шул елларда алган Мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел. Үзгәртеп кору елларында аны ООН системасы буенча Африка иленә командировкага җибәрәләр. Анда, әлбәттә, иң яхшы белгечләрне генә алалар. Камбоджа, ЮАР, Судан, Мозамбик – кайда гына очмады Мансур... Мансурның хатыны Гөлсинә татарлар өчен бик кызыклы «Очрашулар» тапшыруын алып барды.

Кызлары Әлфия Казан химия-технология институтын тәмамлап, төньякта Газпром системасында бик яхшы белгеч булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда, оныкларын карый.

Кечесе – Илшат Төмән университетын тәмамлап, шулай ук төньякка киткән. Яшь укытучының эшчәнлеген күреп, аны РОНО җитәкчесе итеп билгелиләр. Берничә елдан Түбән Варта шәһәренең администрация башлыгы урынбасары вазифасын тапшыралар. Роза апаның балалары интеллектуаль яктан бик алга киткән, интеллигент шәхесләр.

Камал абый Күкрәнде почта бүлеге мөдире булып хезмәт итте. Ул бик җитди, үзенең эшен урынына җиткереп эшли иде. 1988 елны Роза апа лаеклы ялга чыга. Хәзер инде балаларының хөрмәтендә яшәргә дә яшәргә! Ләкин аның өстенә тагын зур кайгылар килә… Башта тормыш иптәше Камал вакытсыз вафат була… Бераздан әле генә ялга чыккан олы улы Мансурның кинәт йөрәге туктый… Ничек кенә авыр булмасын, йөрәк түзә, күңел чыдый, тернәкләнә…

Роза апа хәзер дә киң күңелле, ачык йөзле, барлык туганнары турында кайгырта, сораша, һәрберсенә шалтыратып тора. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш, барысы белән уртак тел таба, барысы белән дусларча мөгамәләдә.

Хәзерге вакытта Күкрәнде мәктәбенең алтын коллективыннан ике генә укытучы калды - Роза апа Ниязова һәм Сания апа Ваһапова. Алар безгә реликвия кебек, алтын коллективның соңгы могиканнары, безнең онытылмас балачакның шаһитлары. Сания апага - 92, Роза апага – 90 яшь. Сания апа да Күкрәндене бик ярата. Һәр ел саен җәен авылга кайтып тора. Без – укучылары, аларның озын гомерле булуларына бик шатланабыз, алда тагын да күбрәк бәхетле еллар, нык сәламәтлек телибез.

Яраткан укытучыбыз Роза апаны зур юбилее белән тәбрик итәбез, укучыларының мәхәббәтен, балаларының, оныкларының хөрмәтен, кайгыртуын тоеп, рәхәтләнеп, шатланып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Фәрит ЕРМЫШЕВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836