Материалы

Халык җырларында – рухи хәзинәләребез

последние и лучшие новости искусства в мире

51-611-12 декабрь көннәрендә Төмән дәүләт мәдәният институты оештыруында Төмән шәһәрендә “Себер чишмәләре” V бөтенроссия конкурсы узды. Әлеге мәдәни чара өлкәбездә яшәүче төрле милләт халкының мәдәниятен популярлаштыру, иҗади элемтәләрне ныгыту, мәдәни мирасыбызны, фольклорны саклау максаты белән үткәрелә. Халык бәйрәменә әверелгән бәйгедә катнашучылар игътибарына төрле күргәзмәләр оештырыла, халык җырларын башкаручылар өчен мастер-класс тәкъдим ителә.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар әһәмиятенә танылган фольклор ансамбле “Росстань”ның чыгышлары бик ошый. Сәнгать осталары конкурсында Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгеннән ялгыз халык җырларын башкару  номинациясендә катнашып Хәсән Хучашев 2 урын, шәһәрнең 15нче мәктәбе укучысы Айдар Ниязов (җәтәкчесе Н.Хәкимова) 1 урын яулап кайттылар. Алар: “Чара матур, күңелле, саллы, оешкан рәвештә үтте. Без халкыбызның рухи хәзинәсе булган татар халык җырларын башкардык. Сәхнәдән төрле милли костюмнарда халык җырлары, халык авыз иҗаты яңгырады. Безнең җырларыбызны бизәүче, баянда оста уйнаучы Азат Абдуллинга зур рәхмәт”, - дип фикерләре белән уртаклаштылар. Шәһәребезгә җиңү яулап кайтучы җырчыларга котлауларыбызны юллап, иҗади үсеш, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума