Материалы

“Мине шигырьләремдә эзләгез”

последние и лучшие новости искусства в мире

1-11Тубылның Наместник Сараеның “Себер татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше” залында шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Мине шигырьләремдә эзләгез” исемле яңа китабының презентациясе уздырылды. Автор белән иҗади очрашуга иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дуслары килделәр. Чараның оештыручысы Тубыл тарих-архитектура музее-тыюлыгы булды.

Презентациядә тарих фәннәре кандидаты, күп фәнни публицистик басма һәм китаплар авторы Гөлзифа Тәкыйулла кызы Галия Абайдуллинаның себер татарлары иҗатына өлеш кертүен, шулай ук хәзерге вакытта яңа фәнни китап өстендә эшләвен, анда Г.Абайдуллинаның себер татарлары халык иҗаты керәчәген әйтте.

Чарада тормыш иптәше Рауза Җәлил кызы белән Клим Садыйков булды. Клим Солтан улы – укытучы, галим, җәмәгать эшлеклесе, “Мине шигырьләремдә эзләгез” шигырьләр җыентыгындагы шигырьләргә анализ ясаган. Шагыйрьнең иҗатына зур бәя биргән, ул шулай ук Г.Абайдуллинаның 4 шигырьләр җыентыгының редакторы һәм корректоры булган.

Филология фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалында укытучы Гөлсинә Ташкеева Галия Төхвәтулла кызының иҗатын югары бәяләде. Ул автор белән гел тыгыз элемтәдә, яңа шигырьләре белән кызыксына, шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәптә укучы балалар өчен тагын да күбрәк иҗат итәргә тәкъдим ясады.

Мәгариф отличнигы, җирле шагыйрь, спортчы, рәссам һәм музыка остасы, спорт буенча халыкара категория судьясы Әлмөхәммәт Хәбибуллин Галия Төхвәтулла кызын яңа шигырьләр җыентыгы белән чын күңелдән тәбрикләде.

Математика укытучысы, мәгарифнең мактаулы хезмәткәре, Г.Абайдуллинаның талантын хөрмәт итүче А.Хәлитова, себер-татар мәдәнияте үзәге директоры Г.Шәмсетдинова, Тубыл районы китапханәсе мөдире Т.Ниязова, хезмәткәрләре З.Фазылова, Т.Сомова, шагыйрәнең якын дуслары, поэзия яратучылар һәм башка мактаулы кунаклар җылы сүзләр белән котладылар.

Презентациядә яңа китапның дөнья күрүе белән шагыйрәне Тубыл музее-тыюлыгы директорының беренче урынбасары В.Дронов Галия Төхвәтулла кызын күпләр педагогия хезмәт ветераны, РФ мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре буларак беләләр. 40 елга якын Тубыл районының Вәчир һәм Лайтамак мәктәпләрендә башкаларны укыта. 1990 елдан бирле татар телендә шигырьләр яза. “Чәчәкләр мине гафу итәрләрме” беренче җыентыгы 2003 елда бастырыла.

2006 елда Казанда “Мин – себер татары” дигән альманах дөнья күрә, анда Галия Абайдуллинаның шигырьләре керә, шул ук елны авторның “Кайда ашыгасың болыт?” дигән җыентыгы бастырыла. 2009 елны сайлап алынган шигырьләрдән торган “Мәхәббәт – ул хата түгел” китабы чыга.

Рухи җылылык белән сугарылган яңа китабын автор очрашуга килүчеләрнең барысына да таратты. Берничәсен Тубыл музее-тыюлыгы китапханәсенә тапшырды.

 Я.АБДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума